Ил инвестицион агентлыгының махсус киңәшчесе Мөлхәммәт Әл-Джарф белән очрашуда хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләре билгеләнде: Оманны азык-төлек куркынычсызлыгы, IT, ясалма интеллект, шулай ук хәләл продукция кызыксындыра. Республика рәисе Оман делегациясенең «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында катнашу мөһимлеген ассызыклады һәм быел катнашырга чакырды.
"Без икътисадый һәм инвестицион элемтәләребезнең алга таба үсешен бик мөһим дип саныйбыз. 2023 елда Татарстан-Оман товар әйләнеше 15 мәртәбә артты һәм 20 миллион доллар тәшкил итте", - дип игътибарны юнәлтте Рөстәм Миңнеханов.