Казанда ислам финанслары турында китаплар фонды оештырылачак

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

2026 елның 13 февралендә Татарстанның Милли китапханәсендә ислам финанслары турында китаплар тапшыру тантанасы узачак. Чара республикада ислам (партнерлык) финанслау принципларына һәм практикасына багышланган махсуслаштырылган әдәбият фондын формалаштыруның башы булачак.

Китапханә фондының нигезен «Амаль» финанс йорты китаплары, ислам финанс учреждениеләре белән идарә итү буенча AAOIFI стандартларына күзәтү, аятьләрне мәгънәви тәрҗемә итү һәм аңлату һ.б. салачак.

Чарада AAOIFI вәкиллек үзәге җитәкчесе Әмир Әл-Муса, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре катнашачак.

Тантана ахырында барлык теләүчеләр өчен ислам финанслары буенча ачык лекция узачак.

"Ислам финанславына кызыксыну арту белән бизнесның һәм халыкның белешмә материалларга ихтыяҗы арта. Белем - өстенлек кенә түгел, ә уңышлы халыкара хезмәттәшлек өчен кирәкле шарт. Бигрәк тә бу компетентлык, профессионализм һәм мәдәни үзенчәлекләрне тирән аңлау югары бәяләнгән ислам дөньясы партнерлары белән багланышларга кагыла. Мөселман илләрендә бизнес алып бару үзенчәлекләрен өйрәнү булачак килешүләрнең үтә күренмәлелеген һәм аңлаешлылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең инвестицион потенциалы гаять зур һәм аны белем нигезенә һәм үзара хөрмәткә таянып тормышка ашырырга мөмкин», - дип билгеләде Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

2023 елның 1 сентябреннән Татарстан, Башкортостан, Дагыстан һәм Чечня белән беррәттән, территорияләрендә партнерлык финанславын кертү буенча эксперимент старт алган дүрт төбәкнең берсе булды. 2025 елда тәҗрибә 3 елга озайтылды.

Республикада ислам (партнерлык) финанславын үстерү Татарстан икътисадын диверсификацияләү һәм инвесторларны, аерым алганда Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләреннән җәлеп итү мөмкинлекләрен киңәйтү эшенең бер өлеше булып тора. 

2025 елның 26 декабрендә Казанда Россиядә һәм БДБ илләрендә беренче AAOIFI (Accounting and Auditing Organization for Islamic Financial Institutions) Вәкиллек үзәген ачу тантанасы узды. 

Эшнең беренче «сизелә торган нәтиҗәләре» белән оешма KazanForum-2026 да уртаклашырга ниятли. Бу хакта офисны ачу тантанасында AAOIFI Попечительлек советы рәисе шәех Ибраһим бен Халифа Әл-Халифа белдерде.

Үзәк эшчәнлеге партнерлык финанславының халыкара стандартларын һәм Россия законнарын җайлаштыруга ярдәм итәр дип көтелә.

Кунакларны җыю 13 февральдә 9:30 да башлана. ММЧ вәкилләре өчен Аккредитация 12 февральдә 14:00 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча ачык: https://forms.yandex.ru/u/697cc051d046882869136457.

Чарада катнашучыларны теркәү түбәндәге сылтама буенча мөмкин: https://nbrt.timepad.ru/event/3791086/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International