Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина бүген ИҮАМА Идарәсе утырышында ИҮАМА.Global мәйданчыгын үстерү буенча планнары һәм тәкъдимнәре белән уртаклашты.
Дустанә илләр белән мөнәсәбәтләр өлешендә ул Агентлыкның KazanForum, РОСТКИ, TIME халыкара чараларын, шулай ук Ассоциация җыелышлары өчен файдаланырга мөмкин булган инвестицион юнәлештәге чит ил мәйданчыкларын билгеләп үтте. Якын арада Агентлык Россиядә тармаклар буенча иң эре конгресс-күргәзмә чаралары исемлеге белән җыентык чыгарырга планлаштыра.
Агентлык башлыгы чит ил инвесторларының хокукларын яклау буенча тәкъдимнәрне федераль дәрәҗәгә чыгару мәсьәләсенә аерым тукталды.
Идарә утырышы барышында ИҮАМАның эксперт мәйданчыкларын үстерү буенча тәкъдимнәр дә, агымдагы елга стажировкалар исемлеге дә, бердәм мәгълүмати кампания булдыру мәсьәләләре дә, шулай ук «Инвестицион үсеш лидерлары» милли премиясен үстерү буенча тәкъдимнәр дә тыңланды.