Компаниянең Финанс директоры Александр Никонов сүзләре буенча эшханә елга 40 мең пневмогидрокөчәйткечләрне чыгарачак.
«Кнорр-Бремзе Кама» проектына инвестицияләр 1 млн. доллар тәшкил итәчәк. Чыгарылган продукциянең яртысы «КАМАЗ» га барачак, 50% Германия концерны Zahnrad Fabrik һәм «КАМАЗ» ның берләшкән эшханәcенә – ААҖ «Кама» га тәэмин ителәчәк.
«Кнорр-Бремзе Кама» җитештерү линиясен ачышыннан башка компания 2014 елда «КАМАЗ» аша өстәмә өлешләр базарына чыгырга планлаштыра.
Белешмә
ААҖ «Кнорр-Бремзе Кама» «КАМАЗ» һәм Knorr-Bremse Systeme fur Nutzfahrzeuge GmbH Германия компаниясенең берләшкән эшханәсе булып тора. Ул 2007 елда барлыкка килде. Эшханә йөк машиналары, автобуслар, трейлерлар өчен туктау системаларын, двигательләрен һәм техникасын җитештерү, җыю/тикшерү максатында барлыкка килде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте