Уганда илчелеге Агентлыкка килде

2026 елның 3 марты, сишәмбе

3 һәм 4 мартта Уганда Республикасы Илчелегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мозес Каваалууко Кизиге җитәкчелегендәге делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килде.

Визит сәүдә-икътисадый, инвестицион һәм технологик хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән.

Визит программасында - хакимият органнары һәм эшлекле бергәлек вәкилләре белән очрашу, республиканың әйдәп баручы югары уку йортларында булу, шулай ук Татарстанның инновацион һәм сәнәгать инфраструктурасы белән танышу. Цифрлы технологияләр, сәнәгать кооперациясе, мәгариф һәм кадрлар әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.

Очрашуларның берсендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе һәм «Россия - Ислам дөньясы: Казаньфорум 2026» халыкара икътисадый форумының федераль оештыру комитеты әгъзасы Талия Миңнуллина Уганда вәкилләрен форумда катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International