Сергей Хрущев Мамадышка эш сәфәре вакытында Мамадыш муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Ел йомгаклары буенча Мамадыш районы агросәнәгать комплексы өлкәсендә әйдәп баручы районнар бишлегенә керә (https://vkvideo.ru/playlist/-211407548_2/video-211407548_456239526?linked=1&t=2h30m30s).
Мамадыш районы эшмәкәрләре "Туризм һәм кунакчыллык" милли проекты ярдәмендә генә дә 30 миллион сумнан артык субсидия алды. Бу Нократ елгасында төзелгән пляж да, М7 трассасы буенча узучы һәм Нократ ярында төн куна алучылар өчен йортларның тагын бер комплексы. Һәм башка күп проектлар.
Сергей Хрущев шулай ук муниципалитет территориясендә гамәлгә ашырыла торган яңа тау чаңгысы трассасы төзелеше проектын карады.
2024 елда төзелгән экстремаль спорт төрләре паркы базасында 2025 елның декабрендә файдалануга тапшырылган «Нократ» комплексы 50 га мәйданны били һәм проект куәте көненә 1 000 кеше тәшкил итә. Ул 850, 550 һәм 500 метр озынлыктагы өч тау чаңгысы төшү урынын, фуникулерны, тюбинг өчен яктыртылган трассаны һәм бау паркын үз эченә ала.
2025 елның июлендә объект шәхси инвесторга — «Аэромост» ҖЧҖгә арендага тапшырылды, ул кышкы сезонны эшләтеп җибәрүгә һәм модернизацияләүгә, шул исәптән ясалма кар системасы төзелешенә һәм инфраструктураны яңартуга 150 млн сум инвестицияләгән.