Чара барышында Татарстан Республикасының инвестицион потенциалы, республика территориясендә бизнес ачу өстенлекләре һәм туристик секторының анализы тәкъдим ителәчәк.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы регионның туристик кластеры буенча инвестицион семинарын Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиллегендә үткәрәчәк.
Хезмәт күрсәтү һәм туризм өлкәсе Татарстанның сигез приоритетлы үсеш юнәлешләренең берсе булып тора. «Хезмәт күрсәтү һәм туризм» семинарында шул өлкәдә эшли торган кайбер Татарстан, Россия һәм чит ил компанияләре катнашачак. Шулар арасында Мексика, Франция, Греция, Малайзия чит ил илчелекләре вәкилләре дә бар. Hilton Worldwide, InterContinental Hotels Group, «ICS Travel Group», Mamaison All-Suites Spa Hotel Покровка һәм башка компанияләр катнашачак.
«Хезмәт күрсәтү һәм туризм» семинары Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының өченче агентлыктак тыш үткәрелгән чара булып тора. Июньдә машина төзелеше һәм автокомпонентлар, сентябрьдә медицина һәм фармацевтика буенча семинарлары үтте.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте