Татарстан Республикасына югары инвестицион сөйкемлелек дәрәҗәсе бирелде

2013 елның 13 декабре, җомга

Милли рейтинг агентлыгы (МРА) тәкъдим иткән инвестицион сөйкемлелек тикшеренүендә Татарстан бишенче урынны алды.

Россия регионнарының сөйкемлелек дәрәҗәсе буенча Агентлык үз методында нигезләнә. Тикшеренхнең максаты – инвестицион проектларны тормышка ашыру ягыннан иң сөйкемле Россия регионнарын ачыклау. Россия регионнарының инвестицион сөйкемлелек дәрәҗәсе нәтиҗәләре 2012 ел мәгълүматларына нигезләнә.

Бәяләүдә эш һәм табигый байлыклар белән тәэмин ителүе, инфраструктура һәм региональ мизаниянең хәле, канунларның эффективлыгы, җитештерү потенциалы һәм базар күләме күрсәткечләре кулланылды. Әлеге метод МРА белгечләренең инвестицион һәм фән экспертлары белән бергә уйлап табылды.

Татарстан Республикасы IC2 группасына керде – югары инвестицион сөйкемлелек – икенче дәрәҗә. Дәрәҗәдә иң алда баручылар арасында Мәскәү шәһәре һәм Сахалин өлкәләре (IC1 группасы – югары инвестицион сөйкемлелек – беренче дәрәҗә). Беренче бишлеккә шулай ук Белгород (3 нче урын) һәм Мәскәү өлкәләре (4 нче урын) керделәр.

Татарстан Республикасының инвестицион сөйкемлелеген билгеләгәндә һәр күрсәткечләр арасында ул беренче 12 иң яхшы регионнар арасына керде. Регион башлылыгының инвестицион климатын булдыруда уйнаган роле «иң яхшы тәҗрибә» рәвешендә билгеләнә.

 

Белешмә

Милли рейтинг агентлыгы (МРА) 2002 елдан эшли. Ул Россиянең бәйсез милли рейтинг агентлыклар арасында иң алда баручыларның берсе булып тора. Хәзерге моментка 300 юридик шәхес аның клиентлар арасында тора. 800 дән артык компания һәм банк аның төрле проектларында катнаша. МРА дәрәҗәсе рәсми рәвештә РФ Үзәк банкы, Мәскәү биржасы, Внешэкономбанк, РОСНАНО һәм башкалар белән танылган. МРА ның Украинада филиалы бар («Бәйсез дәрәҗә агентлыгы») һәм 2011 елдан ул Европаның дәрәҗә агентлыклары ассоциациясе вәкиле булып тора.

Бәйләнеш өчен: матбугат хезмәте телефоны +7 (495) 775-59-01/02, e-mail: pr@ra-national.ru, web: www.ra-national.ru

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International