Инвесторлар Татарстан турында: «Регион бизнес үсеше өчен кызык һәм таләпле юнәлешләрне тәкъдим итә»

2013 елның 13 декабре, җомга

12 декабрьдә Мәскәүдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы регионның хезмәт индустриясе һәм туризм өлкәсе буенча инвестицион семинарын үткәрде.

Семинарда катнашучылар арасында Hilton Worldwide, InterContinental Hotels Group, «ICS Travel Group», Mamaison All-Suites Spa Hotel Покровка, Кортьярд Мариотт Казан, PwC, Россиянең бизнес туризмы ассоциациясе, EY, Россия франчайзинг ассоциациясе, CNBC, Россия һәм Төркия бизнес ассоциациясе, Россиядә Мексика, Франция, Малайзия илчелеге вәкилләре булдылар.

Чараны ачканда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Татарстанның приоритетлы үсеш юнәлешләре буенча семинарларны регуляр рәвештә Мәскәүдә үткәрү республиканың алга таба мавыктыру һәм инвесторлар белән диалогны урнаштыру өчен ярдәм итә дип билгеләде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле Равиль Ахметшин әлеге семинарларның инвесторларны регион белән хезмәттәшлеккә җәлеп итүе турында белдерде.

Татарстанның туристик секторын анализлауда республиканың башка Россия субъектлары арасында кайбер өстенлекләрен алуы ассызыкланды. Мәсәлән, салым өстенлекләре, административ тоткарлыклар, куркынычсызлык, транспорт, бизнес ачу, эш урыннары һәм яшәү шартлары сораулары билгеләнде.

Yandex компаниясе тикшеренүе буенча Татарстан Республикасы башкаласында иң яхшы юл хәле булып тора. Бөтендөнья банкы «2012 елда Россиядә бизнес алып бару» рейтингы буенча «Казан эшханәләрне һәм мәхзәннәрне теркәү өлкәсендә иң алда баручы регионнарының берсе булып тора». Тиҗәрәт мөлкәтен караганда, Казан шәһәрендә 1 кв. м хакы Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән күпкә түбәнрәк булганы ассызыкланды.

Казанның алдагы үсеше «Зур Казан» концепциясе белән бәйләнгән: аның өлешләре «СМАРТ Сити Казан» һәм Иннополис булачак. «СМАРТ Сити Казан» Татарстан Республикасының яңа  инвестицион мәйданы гына түгел, хезмәт күрсәтү һәм туризм үсеше урыны булыр та карала. Әлеге проект кластерлы үсешкә нигезләнә: аның территориясендә югары технологияле җитештерү, медицина, белем һәм туризм кластерлары барлыкка киләчәк. Туризм кластерында сәяхәт, бизнес, медицина, белем туризмы һәм республика өчен яңа юнәлеш – урбанистик туризм үсеш алачак.

2011 ел белән чагыштырганда 2012 елда Татарстан Республикасына туристлар агымы 16% ка үсте һәм 1,5 млн. кеше тәшкил итте. 2005 елга караганда сан 135% ка үсте (!).

Сөйләшүләрдә катнашучылар Казанда халыкара танылган кунакханәләр - Кортьярд Мариотт, Парк Инн, Амакс, Ибис булуын һәм Казан аэропортының яңартуын ассызыкладылар. Кортьярд Мариотт Казан Генераль директоры Алекс Нурок кунакханә бизнесында эшләү тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул республиканың алдагы көннәрдә туристлар агымын аррттыру һәм туризм кластеры үсеше өчен зур потенциалы булуын билгеләде.

Семинар катнашучыларына Татарстанда булган истәлекле урыннар турында Казан шәһәренең Тышкы бәйләнешләр һәм туризм комитеты рәисе Иван Кадошников уртаклашты.

Radiance Hospitality Group Сингапур компаниясе генераль директоры – «СМАРТ Сити Казан» проектының инвесторы Лим Шуе Тиен компаниянең республикада эш итүе турында әйтте. Ул, шулай ук, «СМАРТ Сити Казан» проектын тормышка ашыру этаплары турында белдерде.

Зур кызыксыну белән «СМАРТ Сити Казан» территориясендә барлыкка киләчәк «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә һәм конференцияләр үзәге проекты буенча уртаклаштылар. Кайбер семинар катнашучылары уйлавынча әлеге проект регион үсеше өчен зур потенциал бирәчәк.

«Мин Казанда күп еллар элек булдым, бу елда Казанны күргәч, бик шаккаттым. Казан – матур шәһәр һәм күп төрле мөмкинлекләр тәкъдим итә. Шуннан монда бизнес ачырга уйлыйм», - дип Чехия кунагы белдерде.

Farco Group компаниясе президенты Фахреддин Алиев компаниянең республика белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Фахреддин Алиев, шулай ук, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесен Линар Якуповны семинар үткәрүе һәм Агентлыкның компаниягә ярдәм итүе өчен рәхмәтләде.

Татарстан Республикасынвың экспорт корпорациясе семинарда халыкара сәүдә, экспорт, күргәзмә эшчәнлеген тәкъдим итте.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International