Бүген составында «ЯАӨ Инвестицион агентлыгы» коммерциячел булмаган оешма-фонды генераль директоры Сергей Бергалин булган Еврей автономияле өлкәсе делегациясе өлкә губернаторы Мария Костюк җитәкчелегендә эшлекле визит белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында булды.
Очрашу башында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республика кунакларына Агентлыкның Бердәм презентация үзәгендә Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итте.
Аннары максаты тәҗрибә уртаклашу (икътисадый эшнең иң яхшы тәҗрибәләре һәм соңгы тенденцияләре, аерым алганда инвестицияләр җәлеп итү) булган сөйләшүләр булды. Талия Миңнуллина хезмәттәшләренә Агентлык эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде, Татарстанның халыкара икътисадый форумнарын тәкъдир итте һәм аларны катнашырга чакырды.
Очрашуда шулай ук «Татарстан Республикасы дәүләт заказы агентлыгы» АҖ генераль директоры Яков Геллер, Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнаштылар.