Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» сәнәгать күргәзмәсендә катнаштылар.
Эшлекле программа кысаларында — Россия, Үзбәкстан, Беларусь, Казахстан һәм Таҗикстан хөкүмәтләре вәкилләре катнашында «Технологик хаблар - Евразиянең яңа сәнәгать ландшафты» пленар сессиясендә катнашу.
РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров билгеләп үткәнчә, 2026 елда Россия белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше 22% ка артырга һәм 14 млрд АКШ долларына җитәргә мөмкин.
Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Җәмшид Ходжаев 47 млрд доллардан артык суммага 330 уртак проектны гамәлгә ашыру турында хәбәр итте һәм «ИННОПРОМ»ның дәүләт белән бизнес арасындагы диалогның нәтиҗәле мәйданчыгы буларак әһәмиятен ассызыклады.
Өч көн эчендә:
- стендта Татарстанның инвестицион потенциалы күрсәтелде
- халыкара партнерлар һәм бизнес белән очрашулар уздырылды
- сәнәгатьтә, фармацевтикада һәм туризмда проектлар турында фикер алышынды
- компанияләрнең Үзбәкстан һәм Үзәк Азия илләре базарларына чыгу мөмкинлекләре тикшерелде
Финанс секторы вәкилләре, сәнәгать компанияләре, HR-оешмалар, шулай ук фармацевтика һәм медицина эшләнмәләре өлкәсендәге партнерлар белән — шул исәптән сертификация һәм чик буе территорияләрендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча сөйләшүләр уздырылды.
Аерым кызыксыну — производстволарны локальләштерүгә. Кытай компанияләре белән, һава сыйфатын мониторинглау өчен җиһазлар җитештерүчеләрне дә кертеп, производстволарны Татарстанда урнаштыру перспективалары һәм Россия һәм Беларусь базарларына чыгу турында фикер алыштылар.
Шулай ук Ташкент өлкәсе хокимы урынбасары белән очрашу булды, анда туризм һәм инфраструктура өлкәсендәге проектларны да кертеп, регионнар арасында инвестицион хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.
Шунысы мөһим, күп очрашулар гамәли яссылыкка күчте - конкрет проектлар һәм якындагы чаралар кысаларында, шул исәптән KazanForum ны да кертеп, эшләүне дәвам итәргә килештеләр.