Мәскәүдә «Ведомости» һәм «Стратегик инициатива агентлыгы» (СИА) бердәм конференциясендә «Россия Федерациясендә инвестицион климатын яхшырту» Милли эшмәкәрлек инициативасы (МЭИ) – Владимир Путинның Россия Федерациясендә бизнес алып бару шартларын яхшырту буенча проекты нәтиҗәләрен чыгардылар.
«Уңай инвестицион климаты таба 100 адым. Казанышлар һәм яңа проблемалар – 2013» конференциясе «Деловая Россия» Бөтенроссия җәмгыяти оешмасы очрашуында Милли эшмәкәрлек инициативасын тормышка ашыру турында Владимир Путинның белдерүеннән ике ел үткәч кенә булдырылды. Киләсе икееллыкка Россия Президенты МЭИның юл карталарын тәмамлау турында боерык бирде.
Чарада төрле дәрәҗәле дәүләт оешмалары вәкилләре, бизнесменнар, региональ идарәчелекләр, ассоциацияләр вәкилләре һәм башкалар катнаша. Алар булган тәҗрибәне билгеләчәкләр һәм алдагы 2014-2015 елларга перспективалы максатларны куячаклар.
Конференциянең беренче көнендә Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов, Россия Федерациясе Хөкүмәт рәисе беренче урынбасары Игорь Шувалов, Ерак Көнчыгыш үсеше буенча Россия Федерациясе министры Александр Галушка, Стратегик инициатива агентлыгы Генераль директоры Андрей Никитин, федераль һәм региональ башкарма дәүләт органнары вәкилләре, Россия һәм чит ил компанияләре башлыклары һәм башкалар катнаштылар.
Игорь Шувалов сүзләре буенча Татарстан – Россиядә инвестицион өлкәдә иң алда баручы регионнарының берсе булып тора. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Татарстанның проектларны алып бару тәҗрибәсе һәм инвестор белән «бер тәрәзә» диалогын алып бару буенча чыгыш ясады. Шулай ук, Татарстанда Россия Федерациясе регионнары буенча башкарма идарә органнары эшчәнлеге стандарты булуы ассызыкланды. Стандартны Стратегик инициатива агентлыгы уйлап тапты.
Линар Якупов Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы эшчәнлеге турында сөйләде һәм хәзерге моментка XYBASE компаниясенең Татарстанда iPMS инвестицион проектларны карау системасын тормышка ашыру буенча эшләвен билгеләде. Әлеге системаны кертү проектларның рәсми рөхсәт алу процессын 24,4% киметәчәк, ә документлар саны кимесә – 59,4% ка вакыт кыскартылачак. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов ТР Президенты боерыгы буенча барлыкка килгән Татарстан республикасының Инвестицион Киңәшмәсе эшчәнлеге турында да сөйләде.
Конференция барышында Стратегик инициатива агентлыгы, шулай ук, регионнарның инвестицион мөмкинлекләр порталын презентацияләде. СИА Приоритетлы программалар үсеше буенча директоры Александр Пироженко презентацияләгән мәйданда һәр Россия регионы үзенең инвестицион тәкъдимнәре белән уртаклаша алачак дип билгеләде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте