Малайзия белән икътисадый партнерлыкны үстерүдә тукталмыйбыз

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

Бүген Агентлык җитәкчесе урынбасары Мария Кривенкова КазанФорум кырларында MATRADE (Тышкы сәүдәне үстерү буенча Малайзия корпорациясе)  сәүдә киңәшчесе - Khaifil Elmi Jamil белән очрашты.

Яклар хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар: ел саен MATRADE оештырган MIHAS күргәзмәсендә Россия товар җитештерүчеләренең мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук Малайзия товар җитештерүчеләренең КазаньФорумда катнашуы.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елда Малайзиянең Ислам үсеше департаменты (JAKIM) оештырган Global Halal Summit (GHaS) 2025 халыкара форумында Агентлык вәкилләре Малайзиядә һәм ИХО илләрендә хәләл индустрияне үстерү корпорациясе (Halal Development Corporation) генераль директоры Хайрол Арифейн Сахари белән очрашкан иде.  Бу очрашуның нәтиҗәсе Малайзия кунакларының КазанФорумда катнашуы булды.

HDC 18 ел рәттән WORLD HALAL CONFERENCE оештыручысы, Малайзиядә хәләл индустрия һәм ислам финансларын үстерү һәм алга җибәрүнең төп координаторы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International