Агентлыкта муниципаль районнар вәкилләре өчен дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә укулар узды

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Агентлыкта муниципаль районнар вәкилләре өчен дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә укулар узды

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында өчен дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә муниципаль районнар вәкилләре өчен "Территорияләрне икътисадый үстерүнең төп драйверы буларак инвестицияләр" темасына укулар узды.

Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР ИҮА эшчәнлеге һәм аның эшенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Очрашу барышында катнашучыларга Агентлыкның инвесторлар белән ничек хезмәттәшлек итүе һәм инвестиция проектларын төрле этапларда озата баруы аңлатылды. Белгечләр көндәлек эштә очраша торган тәҗрибәләргә, шулай ук инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендәге төп кыенлыкларга аерым игътибар бирде. Талия Миңнуллина Агентлык эшчәнлегенең инвесторлар белән генә чикләнмәвен ассызыклады.

Мөһим юнәлешләрнең берсе - эре халыкара һәм эшлекле чаралар оештыру. Мисал итеп күптән түгел Татарстан башкаласында узган «Россия — Ислам дөньясы: КазанФорум» халыкара форумын уздыру тәҗрибәсен китерделәр.

Очрашу катнашучыларга төбәкнең инвестицион үсеше механизмнарын һәм Агентлык эшенең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International