Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) һәм Татарстан Республикасы үсеш корпорациясе Мәскәүдә урнашкан Япония тышкы сәүдә оешмасы вәкиллегендә (Moscow Representation of Japan External Trade Organization (JETRO)) үткән утырышында катнаштылар.
Чарада Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлектә кызыксынган 20 Япония компанияcе катнашты. Бизнес клуб утырышында катнашырга Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгын һәм Татарстан Республикасы үсеш корпорациясен Номур Тикшеренү институтының Мәскәү филиалы директоры Ивао Охаси чакырды. Бу елның сентябрендә Охаси әфәнде Япония компанияләре делегациясенең Татарстанга визитын озатты.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үткән очрашу барышында Ивао Охаси Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якуповны һәм Татарстан Республикасы үсеш корпорациясе Генераль директоры Булат Гаяновны Япония бизнесы вәкилләре алдында чыгыш ясарга чакырды. Ул бизнес клуб вәкилләре «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы проекты турында белергә тиеш дип билгеләде. Ивао Охаси, шулай ук, проектта япон технологияләрен куллану мөмкинлеген ассызыклады.
Бизнес клубының чарасы кысаларында регионның инвестицион потенциалы презентациясе үтте һәм «СМАРТ Сити Казан» проектын тормышка ашыру буенча якларның хезмәттәшлек мөмкинлекләре уртаклашылды. Проектның тормышка ашыру этаплары турында сөйләгәндә, ТР ИҮА Инвестицияләрне алга таба мавыктыру рәисе Вайет Форд киләсе елның мартында үтәчәк Invest in Tatarstan форумы барышында «СМАРТ Сити Казан» территориясендә урнашачак кунакханә-офис үзәгенә таш кую церемониясе үтәчәк дип белдерде.
Алдагы сөйләшүләрдә Линар Якупов, Булат Гаянов һәм Вайет Форд бизнес клуб катнашучылары белән проектның үсеше перспективалары турында уртаклаштылар.
Белешмә
Мәскәүдәге япон бизнес клубы Япония һәм Россия арасында эш һәм инвестицион климатны яхшырту максатында барлыкка килде. Аның вәкилләре Россиядә юридик шәхес алган һәм үзенең вәкиллеге булган япон һәм башка чит ил компанияләре булып торалар. Россия Федерациясендә Япония илчелеге клубның хөрмәтле вәкиле булып тора. Клубның рәисе – «Мицубиси электрик» компаниясе вәкиллеге башлыгы Уэмура Норицугу.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте