Нидерланд инвесторлары Татарстанда газны эшкәртү буенча проектын финансларга әзер

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Охшаган проектны Multriwell һәм Trisoplast Mineral Liners Нидерланд компанияләре инде Самара шәһәрендә тормышка ашырдылар.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында (ТР ИҮА) үткән очрашуларда Нидерланд компанияләре Татарстанда мусорны эшкәртү буенча «multriwell» һәм «trisoplast» эффектив системаларын тәкъдим иттеләр.

Беренче очрашу барышында Trisoplast Mineral Liners корпорациясе Тиҗәрәт директоры  Юджин Тимерман һәм компаниянең Россия офисы вәкиле Владислав Проскуряков ТР ИҮА башлыгына электр энергиясен җитештерү һәм эффектив газ чыгару өчен полимердан изоляцион материалларны җитештерү буенча проект тәкъдим иттеләр.

Шул ук очрашуда «Самосырово» экология паркы башлыгы Рамиль Исмагилов Казанда Голландия технологияләрен куллану перспективалары турында сөйләде. Multriwell һәм Trisoplast Mineral Liners компанияләре экопаркның беренче резидентлары арасында булып торалар (барлык 35 резидент планлаштырыла). Экопаркта эшханәләр бер берсе белән бәйләнәчәк һәм алар калдыклардан төрле продукцияне җитештерү белән шөгелләнәчәкләр.

Экопарк концепциясендә – эшханәләрне кластерлы рәвештә берләштерү. Экопарк Казаннан 12 км, Казан – Пестрецы магистраленнән 500 метр ераклыкта һәм «Самосырово» полигоны янында урнашачак.

Самарада полигонның 1 гектарыннан сәгатькә 600 куб биогаз чыгарылды. Әлеге биоягулык 56% метаннан һәм 42% башка газлардан тора. Экопарк территориясендә биогаз җитештерүе анда урнашкан бөтен эшханәләрне газ белән тәэмин итәчәк.

Беренче очрашу нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов министрлыклар һәм махсус идарәләр белән уртаклашу өчен проектның юл картасын эшләп табырга тәкъдим итте.

13 декабрьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында билгеләнгән инициатива буенча очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Казан шәһәренең Башкарма комитеты, Татарстан Республикасында Стратегик инициатива агентлыгы, кайбер министрлыклар һәм идарәләр, ТР кече һәм урта эшханәләр ассоциациясе вәкиллләре катнаштылар.

Очрашу нәтиҗәсендә яклар белгеләнгән проектлар кысаларында бердәм эшне дәвам итү турында килештеләр.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International