Татарстан җәмгыяти һәм икътисади үсеш күрсәткечләре буенча Россия Федерациясе субъектлары рейтингында беренче урынын инде өч ел дәвамында саклый.
Рейтинг мәгълүматын Россия Региональ үсеш министры Игорь Слюняев Дмитрий Медведев үткәргән утырышында белдерде. Утырышта «2012 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектларының башкарма дәүләт органнары эшчәнлеге эффективлыгын билгеләү һәм мизанияара трансфертлар формасы турында» соравы каралды.
Игорь Слюняев ассызыклаганча, иң яхшы җәмгыяти һәм икътисади үсеш күрсәткечләре буенча 20 Россия субъекты билгеләнде. Алар арасына Татарстан Республикасы, Белгород, Воронеж, Краснодар һәм Калуга регионнары керде.
Бәяләү түбәндәге күрсәткечләр буенча билгеләнде: яшәүнең дәвамы; капиталга инвестицияләр күләме; кече эшханәләр җитештергән продукция әйләнеше; Россия Федерациясе субъектлары мизаниясенең салым кереме; эшсезлек дәрәҗәсе; урта халык кереме.
Күрсәткечләр арасында, шулай ук, бердәм дәүләт экзаменын бирә алмаган дәүләт белем оешмалары бетергән өлеше, халыкның үлүчеләр саны, халыкның Россия Федерациясе субъектларының башкарма хөкүмәт органнары эшчәнлеген билгеләү; ата-анасыз калган балалар саны һәм башкалар керә.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте