«ВИС» төзелеш компанияләре группасы «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы операторы белән проектта катнашу мөмкинлеге буенча уртаклашу өчен очрашты

2013 елның 20 декабре, җомга

Яклар технополисны тормышка ашыру буенча проектның барышы, «акыллы» шәһәрнең төзелешен финанслау һәм инженер инфраструктурасы үсеше буенча сорауларны карадылар.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында «ВИС» төзелеш компанияләре группасы белән «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисының инфраструктурасын булдыру буенча очрашу узды. «ВИС» делегациясе башлыгында Директорлар рәисе урынбасары Рашид Айтуганов булды. Делегация составына, шулай ук, Директорлар рәисе урынбасары киңәшчесе Рамиль Галеев, Директорлар рәисе киңәшчесе Дмитрий Чекешев керделәр.

Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Җитәкченең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, дәүләт-шәхси партнерлык үсеше бүлеге рәисе Сергей Головин һәм Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе Генераль директоры Булат Гаянов катнаштылар.

Яклар «СМАРТ Сити Казан» проектын финанслау сорауларын карадылар. «ВИС» вәкилләренә проектның детальле мастер-планы, аны тормышка ашыру этаплары һәм территориянең төп кластерлары презентацияләнде.

 

Белешмә

«ВИС» төзелеш компанияләре группасы ЕРС/ЕРСМ-контракторы рәвешендә эре инвестицион проектларын тормышка ашыра. Ул түбәндәге эшләрне башкара: җиһаз һәм материалларны проектлау, сатып алу, китереп тору, төзү, тормышка ашыру һәм хезмәт күрсәтү. Группа Россия һәм чит илләр территориясендә эшли торган 10 төзелеш һәм инжиниринг компанияләрен берләштерә.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International