Татарстан минималь икътисади хәтәр регионы булып тора

2013 елның 20 декабре, җомга

«Эксперт РА» рейтинг агентлыгы әзерләгән регионнарның инвестицион сөйкемлелеге XVIII рейтингында «Минималь икътисади хәтәрләр» номинациясендә беренче урынны алды.

Инвестицион хәтәрләр дәрәҗәсе рейтингында Татарстан Россия Федерациясе субъектлары арасында беренче унлыкка керде. Рейтингта ул җиденче урынны алды. Беренче урында Ленинград өлкәсе, икенче һәм өченче урыннарда Белгород һәм Липецк өлкәләре тора.

Эш урыннарын булдыру буенча Татарстан өченче урынны алды. Беренче урыннарда Мәскәү һәм Санкт-Петербург тора.

Бу елда «Эксперт РА» агентлыгы рейтингны регионнар арасында гына түгел, инвестицион климатны яхшыртуда ярдәм иткән компанияләрне дә билгеләде. 2013 елның 9 ае нәтиҗәсендә ААҖ «Татфондбанк» иң алда бара. Кредитның актив үсеше өчен дипломын ААҖ «ИнтехБанк» алды.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International