Талия Миңнуллина Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Лаос Халык-Демократик Республикасы Премьер-министры Сонсац Сипхандон белән очрашуында катнашты.
Премьер-министр Россия-АСЕАН саммитында Лаос делегациясен җитәкли.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел Лаос белән Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруга 65 ел тулды. Моның хөрмәтенә Лаос Президенты Россия Президентына ике фил бүләк итте. Ил җитәкчелеге хайваннарны Казан зоопаркына тапшыру турында карар кабул итте.
"Бу шәһәребез халкына һәм кунакларына зур һәм кыйммәтле бүләк. Лаос Президентына ихлас рәхмәтебезне җиткерүегезне сорыйм", - дип билгеләде Рәис.