Федераль кадрлар резервында катнашучылар белән очрашу

2026 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Федераль кадрлар резервында катнашучылар белән Татарстан Hәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Бу көннәрдә Татарстанда Федераль кадрлар резервы вәкилләре өчен төбәк стажировкасы оештырылды. Кунаклар республиканың мәдәни мирас объектларын саклау өчен инвесторлар җәлеп итү тәҗрибәсен өйрәнделәр.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. "Иң мөһиме - бу объектлар һәйкәлләр генә түгел, ә җәлеп итү һәм компетенцияләр урыннары булырга тиеш. Алар халык һәм безнең кунаклар мәнфәгатьләрендә эшләргә тиеш. Гомумән алганда, бу юнәлештә бездә уңышлар күп, әмма алда эшләр тагын да күбрәк", - дип билгеләп үтте республика Рәисе.

Кадрлар резервында катнашучылар федераль дәрәҗәдәге ярдәм белән мәдәни мирас объектларын саклауга инвестицияләр җәлеп итәргә һәм территорияләрне үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр булдырырга мөмкин булган кайбер тәкъдимнәрне әйттеләр. Алар арасында объектларны тапшыру, торгызу һәм алга таба эксплуатацияләү процедураларын гадиләштерү, проектны гамәлгә ашыруга финанс чыгымнарын киметү, инвесторлар өчен салым һәм башка преференцияләр.

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләләрне Россия Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясенә карарга тәкъдим итте, аны Татарстан Рәисе җитәкли.

https://rais.tatarstan.ru/tat

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International