Нео Эк бенг Марк әфәнде - Сингапур Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында булды. Бу аның беренче визиты түгел, соңгысы күптән түгел, апрельдә, чит дәүләтләрнең дипломатик миссияләре делегациясе составында узды. Өстәвенә, илче КазанФорум-2026га чакырылган иде.
Талия Миңнуллина кунакны Бердәм презентация үзәге эше белән таныштырды, шул исәптән килүчеләрне каршы алучы яңа робот белән дә. Шулай ук Агентлыкның казанышлары, бүләкләре, планнары турында сөйләде. «Татарстан һәм Сингапур – күптәнге дуслар», - дип ассызыклады Талия Миңнуллина. Ул илчене «РОСТКИ», «TIME» халыкара форумнарында катнашырга чакырды. Яклар шулай ук илләр арасында шәһәр инфраструктурасын үстерү, транспорт, калдыкларны эшкәртү тәҗрибәсе белән уртаклашу турында фикер алыштылар.
2025 ел нәтиҗәләре буенча Сингапур Республикасыннан Татарстан Республикасына инвестицияләр 40,8 млн. доллар тәшкил иткән - сәүдә өлкәсендә. Агентлык җитәкчесе белән очрашу ахырында илче «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсен карады, ул үз эшен яңартылган ЦУМда дәвам итә.