«Төркия инвесторлары Татарстанда эшләү белән канәгать!»

2026 елның 1 июле, чәршәмбе

«Төркия инвесторлары Татарстанда эшләү белән канәгать!»

➡ Төркиянең Палаталар һәм товар биржалары берлеге Президенты, Казанга кичә килгән Төркия бизнесы вәкилләре делегациясен җитәкләүче Рифат Хисарджиклыоглу шулай дип белдерде. Ул Татарстан хөкүмәтенең чит ил инвесторлары белән эш сыйфатын гына түгел, халыкара чараларны оештыруның югары дәрәҗәсен дә билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Казанда АСЕАН саммиты узды, Төркия вәкилләре – традиция буенча КазанФорумның үзгәрешсез катнашучылары.

Чит ил инвесторлары саны артсын өчен Татарстан республикада бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыруын дәвам итә - Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина кунакларга биотехнологияләрне үстерүгә юнәлдерелгән «Яшел Үзән» яңа икътисадый зонасы булдыру турында сөйләде.

📌Делегацияне шулай ук «Иннополис» техник-гамәлгә кертү зонасына чакырдылар, аны Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы даими рәвештә илдә иң яхшыларның берсе дип раслый.

Бүген Татарстанда туризм өлкәсенә акча салу өчен менә дигән мөмкинлекләр булдырылган – кунакларга «Казан Марина» туристлык территориясен тәкъдир иттеләр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Рифат Хисарҗиклыоглуга «Дуслык» орденын тапшырды, Палаталар һәм товар биржалары берлеге Татарстан белән Төркия арасындагы бизнес-элемтәләрне үстерүгә зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте.

«Татарстан Төркия партнерлары белән сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Республика Россия белән Төркия арасында нәтиҗәле бәйләүче буын булып тора», - диде республика Рәисе.

Ул ассызыклаганча, Төркия — Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Узган елда товар әйләнеше 4,5 млрд доллар тәшкил иткән.

Татарстан һәм Төркия яклары Сәүдә-сәнәгать палатасында икътисадый хезмәттәшлекнең агымдагы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл эшендә Агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International