Лаеш районында ICL-КПО ВС инженер үзәге эшли башлады

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе

Шимбә көнне Усады авылында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алдыннан тантаналы ачу церемониясе үтте.

Чарада ICL-КПО ВС Генераль директоры Виктор Дьячков, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, Мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов һәм Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнаштылар.

ААҖ «ICL-КПО ВС» сәнәгать электроника заводы төзелеше «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы янында бара. Ул 3 җитештерү комплексыннан һәм 2 инженер үзәгеннән торачак. Яңа инженер үзәге бинасы 5 мең кв. м. мәйданы булган  3 катлы административ йорт булып тора. Үзәк 500 югары белемле белгечләрне урнаштыру өчен төзеләчәк. Объект төзелеше хакы – 280 млн. сум.

ICL-КПО ВС заводының тулы эше 2017 елда башланачак. Шул елга аның җитештерү куәте елга 1 млн. әйбер булачак. Шул ук елга заводта эшчеләр саны 5 меңгә кадәр җитергә тиеш. Завод төзелеше белән бергә компания эшчеләре өчен торак һәм җәмгыяви инфраструктура төзелеше бара.

«Лаеш районында ААҖ «ICL-КПО ВС» объектлары тиз төзелде, - дип Рөстәм Миңнеханов билгеләде. – Инженер үзәгендә республиканың IT киләчәге формалашачак. ICL мисалында Татарстан илебездә IT-башкала исемен алырга тиеш».

Виктор Зубков сүзләре буенча, компаниянең планнарында озак вакытлы үсеш булып тора. Аның кысаларында компаниягә Татарстан Республикасының Хөкүмәте һәм Рөстәм Миңнеханов ярдәм итә.

Церемония кысаларында яңа бинаның беренче катта урнашкан хәтер тактасы ачышы үтте. Тактаны Лаеш районында яшь торучылар – республика «IT-чемпион» проектында район этабында җиңүчеләр ачты.

 

Белешмә

«ICL-КПО ВС» – мәгълүмат системаларын проектлау, кертү, консалтинг, хезмәт күрсәтү һәм мәгълүмат технологияләр өлкәсендә комплекслы чишелешләр тәкъдим иткән Россия компанияләренең алда баручыларының берсе булып тора.

Яңа заводта киләчәк буыннарга мөрəҗəгатьнамə белән капсула 2012 елның 24 маенда куелды. Тантаналы церемониядә Рөстәм Миңнеханов катнашты. 2013 елда Татарстан Республикасының Президенты алдында заводның беренче чираты ачылды. Эшханә ICL RAY һәм Fujitsu бренды астында компьютерларны, ноутбукларны, серверларны җыя. Объектка инвестицияләр күләме 600 млн. сум тәшкил итте.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International