Регионга инвестицияләгән чит ил компанияләре менеджерлары Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) җитәкчелеге белән очрашуда Татарстанда булган инвесторлар проблемалары, хәзерге хәле һәм алдагы эшкә тәкъдимнәр карадылар.
Сөйләшүләрдә Hygiene Technologies, Yokogawa, Honeywell, KPMG, YIT Kazan, ООО «Каcтамону Интегрейтед Вуд Индастри» (МИЗ “Алабуга”), EY, Schneider Electric, PwC, Банк «Интеза», Кредит Европа Банк вәкилләре катнаштылар. Очрашу «Кортьярд Мариотт Казан» отеле террассасында үтте.
Линар Якупов ассызыклаганча, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы алып барган эшендә чил ил инвесторларыннан тәкъдимнәр алу бик мөһим. «Без сезнең сорауларыгызда кызыксынабыз. Регионда эшләү вакытында барлыкка килгән проблемалар, тәкъдимнәр буенча уртаклашуын телибез», - дип Линар Якупов билгеләде.
Очрашу барышында компания вәкилләре үзенең проблемалары турында белдерделәр. Алар арасында кадрлар проблемасы, такси хезмәте эше (әлеге хезмәтнең халыкара стандартлар буенча эшләү мөмкинлеге), торак йорт инфраструктурасы җитмәү, Татарстанның инвестицион имиджы буенча тулы мәгълүмат булмавы билгеләнде.
Аерым тема инвесторлар һәм хөкүмәт арасында аралашу структурасын булдыру булып торды. Яклар структураның форматы һәм җыелыш ешлыгы буенча уртаклаштылар. Форматлар арасында киңәшмә органы яисә бизнес клубы рәвешендә булдыру билгеләнде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте