Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында муниципалитетларда инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә эшләгән оешмалар директорлары белән очрашу узды. Яклар регионга инвесторларны җәлеп итү турында сөйләштеләр.
Хәзерге көнгә Татарстанда республикада инвестицияләрне җәлеп итү функцияләрен алган 8 агентлык бар. Алар арасында Дрожжан районының ААҖ «Үсеш корпорациясе», ААҖ «Яр Чаллы шәһәренең инвестицияләрне җәлеп итү агентлыгы», ААҖ «Сабы-инвест”, «Яшел үзән» инвестицион үзәге» һәм «Татарстан Республикасының Әлмәт муниципаль эшмәкәрлеген үстерү буенча департаменты».
Инвестицияләрне җәлеп итү буенча өч оешма Алабуга районы территориясендә урнашкан: Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районы территориясе үсеше һәм инвестицияләрне җәлеп итү буенча агентлыгы унитар оешмасы, Алабуга муниципаль районының икътисади –иҗтимагый пулаты һәм «Алабуга» икътисади мәйданы территориясендә инвестицион программалар дирекциясе». «Алабуга» икътисади мәйданы территориясендә инвестицион программалар дирекциясе» кысаларында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыручы функцияләрен ала.
Линар Якупов ассызыклаганча, бүген Татарстанда сәнәгать парклары рәвешендә инфраструктура барлыкка килде. Мәйданнарны җәлеп итү сорауларында муниципалитетлар мөһим роль уйныйлар.
ААҖ «Яр Чаллы шәһәренең инвестицияләрне җәлеп итү агентлыгы» Күзәтүчән киңәшмәсе рәисе Сергей Майоров агентлыкның эшчәнлеге турында сөйләде. «Татарстанның һәр районында инвестицияләрне җәлеп итү буенча агентлыкларны булдырырга кирәк. Ул, шулай ук, Чаллы агентлыгының инвестицион проектлары инициаторлары белән актив эшен билгеләде. Сергей Майоров инвестицион проектлары инициаторларына ышануының кире тәҗрибәсе турында да белдерде. Киңәшмәдә катнашучылар әлеге тәҗрибәне башка агенлыкларга файдалы булачак дип билгеләделәр.
Казанның Икътисади үсеше буенча башкарма комитеты рәисе урынбасары Булат Литвинов билгеләгәнчә, хәзерге моментка кадәр инвестицион сәясәт буенча бөтен эше бары тик отчетлар язуыннан һәм мәгълүмат алудан тәшкил итте. Литвинов, шулай ук, Казанның инвестицион үсеш стратегиясе булмавын ассызыклады. «Яшел үзән» инвестицион үзәге башлыгы Ренат Сайфуллин үзәкнең хәзерге моментта булган проектларын тәкъдим итте.
«Яшел үзән» инвестицион үзәге – безнең белән аралашуда иң отышлылардан берсе булып тора», - дип Линар Якупов билгеләде.
«Татарстан Республикасының Әлмәт муниципаль эшмәкәрлеген үстерү буенча департаменты» директоры Александр Глазков соңгы елларда эш эшмәкәрлек ярдәмендә барды, ә территорияләрнең инвестицион сөйкемлелеген арттыру буенча эшенә әле генә керештеләр дип белдерде. Александр Глазков сүзләре буенча муниципаль районда инвестор өчен эре мәйданнар бар. Әлмәттә Татарстан Республикасының бөтен сигез приоритетлы юнәлешләрен үстерергә мөмкин.
«Алабуга муниципаль районының икътисади–иҗтимагый пулаты» рәисе Наталья Красикова катнашучыларга район өчен приоритетлы проектлары турында сөйләде – «Зөбәрҗәт яры» туризм-сәламәтлек паркын һәм «Алабуга» технопаркының кластерлы үсеше үзәген булдыру. «Алабуга” икътисади мәйданы территориясендә инвестицион программалар дирекциясе» (ИПД) директоры Эрик Хабибуллин ИПД «Алабуга» территориясендә эшли торган инвестицион субъектлары эшчәнлеген тәкъдим итте.
Дрожжан районының инвестицион сәясәте турында ААҖ «Үсеш корпорациясе» директоры Роман Тягунов белдерде. Ул район территориясендә булдырыла торган проектлар детальләре һәм кайбер инвесторларның резидент булуы нияте турында сөйләде.
Катнашучылар, шулай ук, республика территориясендә дәүләт-шәхси партнерлык (ДШП) нигезендә проектларны тормышка ашыруы буенча уртаклаштылар. Линар Якупов ассызыклаганча Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгының ДШП турында соравы буенча 45 административ берлегеннән 30 җавап бирде.
Темаларның берсе муниципаль агентлыкларның Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе һәм Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе белән аралашу булып торды. Линар Якупов сүзләре буенча корпорацияләрнең генераль директорлары Булат Гаянов һәм Айрат Назмеевның киңәшмәләрдә катнашуы муниципалитетлар өчен мөһим булып тора.
Булат Гаянов «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы инвесторлары белән эше, проектның мастер-планына әзерләнү һәм проектларны тормышка ашыруда чит ил хезмәттәшләре тәҗрибәсе турында уртаклашты. Айрат Назмеев Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе эшчәнлеген тәкъдим итеп, Росэксимбанк белән хезмәттәшлек итү, хөкүмәтара комиссияләр эше, халыкара күргәзмәләрдә катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты. Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе Татарстанның һәр приоритетлы юнәлеш буенча эшли. Мәсәлән, узган атнада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында республиканың медицина кластеры белән очрашу узды.
«Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе төп максаты - Татарстан Республикасының чималсыз экспорт күләмен арттыру», - дип Линар Якупов билгеләде.
Очрашу нәтиҗәсендә, катнашучылар инвестицияләрне җәлеп итү өлкәсендә эшли торган оешмалар вәкилләре белән очрашуларны уздыру мөһимлеген ассызыкладылар. Катнашучылар Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы белән аралашуына килештеләр. Россия һәм халыкара дәрәҗәдә республика районнарының инвестицион проектларын җәлеп итү «Invest in Tatarstan» кампаниясе кысаларында үтәчәк.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте