2014 елның 5-6 мартында Казанда «Invest in Tatarstan» II Халыкара кышкы форумы үтәчәк

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бизнесменнар, чит ил инвесторлары һәм Татарстан Республикасы хөкүмәт органнары вәкилләре белән очрашу урыны «Казан» тауда чаңгы шуу комплексы булып торачак.

Чараны Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе һәм Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе белән бергә оештыра. Форум Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үтәчәк.

Халыкара кышкы форум – дөнья масштабында бизнес һәм инвестицияләр өлкәсендә иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Форум кысалырында бизнесменнар, регионның инвестицион сөйкемлелегендә кызыксынган чит ил инвесторлары һәм Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында хөкүмәт органнары вәкилләре очрашачаклар.

Чараның программасында Татарстан Республикасының инфраструктурасы һәм инвестицион мөмкинлекләре турында презентациясе, регионда эшли торган инвесторлар катнашуы белән сөйләшүләр һәм Татарстанның приоритетлы үсеш юнәлешләре буенча панель сессияләр үтәчәк. Мәсәлән, форум кысаларында машина төзелеше һәм автокомпонентлар, медицина һәм фармацевтика, хезмәт күрсәтү һәм туризм өлкәләре буенча урташачаклар.

Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың инвесторлар клубы утырышында катнашачак. Утырышта катнашучылар фикерләр белән алышыначаклар һәм халыкара компанияләр белән яңа хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча урташачаклар.

Форумның бер чарасы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе булып  торачак. Әлеге чара кысаларында Агентлыкның 2013 елда булган нәтиҗәләре каралачак һәм 2014 елга эш планы тәкъдим ителәчәк. 2014 елда үзенең эш юнәлешләре турында Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе һәм Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе белдерәчәк.

«Invest in Tatarstan – 2014» Халыкара кышкы форумы халыкара катнашучылар өчен Татарстан Республикасына инвестицияләү өстенлекләре һәм югары потенциалын күрсәтүче вакыйга булып тора.

Форум буенча тулы мәгълүматны www.investintatarstan.com сайтында табырга мөмкин.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International