Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы районнарның идарә итү органнары эшчәнлеген мониторинглау буенча семинарын Чирмешан муниципаль районында үткәрде.
Линар Якупов башлыгында булган Агентлыкның эш группасы визиты Чирмешан районының инвестицион мәйданнарын караудан башланды. Беренчесе хуҗалыкара төзелеш оешмасы территориясендә, икенчесе – Чирмешән Агропромснаб нигезендә урнашкан.
Төзелеш оешмасы территориясенең мәйданы 6,3 га тәшкил итә. Ул төзелеш материалларын һәм җиһазны җитештерүен оештыру мәйданы булып карала. Мәйданда инженер элемтәләр һәм асфальтлы керү юллары бар. Шулай ук территориядә 5200 кв.м. мәйданы булган буш җитештерү биналары тора. Мәйданның резидентлары төзелеш фирмалары һәм җиһаз җитештерүчеләре булып торачаклар.
Икенче инвестицион мәйдан Агропромснаб базасы булып тора. Ул 2 га территориясендә урнашкан һәм кайбер җитештерү бүлмәләрен үз эченә ала. Мәйданда өлешчә инженер элемтәләр һәм асфальтлы керү юллары бар. Әлеге инвестицион мәйданда төзелеш материалларын җитештерүен урнаштыру планлаштырыла.
Чирмешәннең инвестицион объектларын караудан соң Агентлык вәкиллекләренә авылның бизнес, мәдәният, сәнәгать һәм җәмгыять инфраструктурасы буенча кыска экскурсия күрсәтелде. Районның алда торган икътисади секторы – нефть чыгару. Районда нефть һәм битум чыгарыла, аның территориясендә 10 нефтьчыгару эшханәләре эшли. Чирмешән территориясендә 8 сәүдә үзәкләре бар.
Чирмешән муниципаль районының инвестицион потенциалы районның эшмәкәрлекләр һәм идарә итү органнары вәкилләре белән очрашуда тәкъдим ителде. Доклад белән Чирмешән районының Башкарма комитеты идарәче функцияләрен алган Акдяс Шакиров чыгыш ясады. Очрашуда район башлыгы Наиль Зарипов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Линар Якупов һәм Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгенең эшләрен оештыру бүлеге рәисе Булат Хайрутдинов катнаштылар.
Акдяс Шакиров сүзләре буенча, Чирмешән районының ВТП күрсәткечләре 2012 елда 11325,9 млн. сум тәшкил итте. 2013 елның гыйнвар-сентябрь айлары эчендә төп капиталга инвестицияләр күләме - 953,4 млн. сум. Ул районның кече һәм урта бизнес хәле турында белдерде. 2013 елның 1 гыйнваре күрсәткечләре буенча районда 449 кече һәм урта эшмәкәрлек булды, алар арасында 372 индивидуаль һәм 77 кече эшмәкәрлек. Ярты елдан соң аларның саны 368 гә кадәр кимеде. Киметү Пенсия фондына акчаны түләү һәм бүлмәләрне арендлау суммасы арту белән бәйләнгән. Аларның 51,6% - сәүдә өлкәсе, 17,8% - авыл хуҗалыгы, 9,3% транспорт һәм элемтә, 6,2% эшкәртү җитештерүе һәм 2,5% төзелеш өлкәсендә эшли.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Линар Якупов очрашуда Агентлык мониторингының максаты турында белдерде. Ул районның потенциалы, инвестицион мәйданнары һәм мөмкинлекләрен анализы белән танышу булып тора.
«Агентлык инвесторлар белән аралашуда эшләгән башкарма хөкүмәт органы булып тора һәм кирәк булган ярдәм белән тәэмин итә» - дип Линар Якупов белдерде. Агентлык башлыгы, шулай ук, инвестицияләрне җәлеп итүдә кызынсынган территорияләрдә билгеле байлыклар, әлбәттә кадрлар булырга тиеш дип өстәде.
«Районда әзер инфраструктура, су элемтәләре, үсеш алган энергетика булган инвестицион мәйданнар булырга мөмкин, әмма әгәр аның территориясендә кирәк булган эшчеләр булмаса, бер бизнес та анда үсә алмачак, - дип Линар Якупов ассызыклады. – Хәзер кадрлар, яхшы эшчеләр һәм белгечләр булу соравы беренчедән үк инвесторларны кызыктыра».
Очрашуда ипи-икмәк ризыкларын җитештерү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәте, ремонт һәм төзелеш эшләре, бөртек җитештерү һәм хайванчылык, автотранспорт һәм юл төзелеше өлкәсендә эшли торган эшмәкәрлекләр һәм компанияләр катнашты.
Перспектив проектлар арасында кирпич заводын яңарту, бөртек җитештерүен булдыру, нефть сәнәгате өчен насосларын җитештерү заводын төзү һәм эшкәртү материалларын җитештерүен оештыру булып тора.
Наиль Зарипов, шулай ук, Чирмешан районында алдагы көннәрдә профессиональ укуханәсен яңарту планлаштырыла дип билгеләде. Район башлыгы сүзләре буенча, укуханә кирәк булган белгечләрне әзерли алачак.
«Район Россиянең икътисади үсеш министрлыгының кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү программаларында катнаша ала», - дип Татарстан Республикасының эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәгенең эшләрен оештыру бүлеге рәисе Булат Хайрутдинов билгеләде.
«Чирмешән районында яхшы кешеләр, эшмәкәрләр һәм перспектив инвестицион мәйданнар бар. Алар буенча эшләргә кирәк», - сүзләре белән Линар Якупов очрашуны тәмамлады.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте