AKFA Holding, SERA GROUP һәмCreative Project вәкилләре Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасыныңүсеш корпорациясе башлыгы белән очраштылар.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында (ТР ИҮА) үткән очрашуда Төркия төзелеш компанияләре делегацияләренә инвестицион технополис проектын тормышка ашыру этаплары һәм территориянең кластерлы үсеше тәкъдим ителде. Аерым «Иннополис» махсус икътисади зонасы билгеләнде.
Уртаклашу барышында кунакларга регионның инвестиционпотенциалы, сәнәгать мәйданнар һәм махсус икътисади зоналар турында сөйләделәр. ТР ИҮА Инвестицияләрне алга таба җәлеп итү юнәлеше рәисе Вайет Форд, Татарстан башкаласының «Казан» халыкара аэропортына якын булуын билгеләп, логистика өлкәсендә Татарстанның мөмкинлекләрен презентацияләде.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Татарстан Республикасының үсеш корпорациясенең «СМАРТ Сити Казан» технополисы инфраструктурасын булдыру буенча актив эшли дип ассызыклады. Ул, шулай ук, кунакларга бу елның мартында үтәчәк мәйданның беренче объектына – кунакханә-офис үзәгенә таш кую церемониясе үтәчәге турында сөйләде. Церемония «Invest in Tatarstan» Халыкара кышкы форумы кысаларында үтәчәк.
Төркиянең алда баручы төзелеш компанияләре вәкилләре үз чиратында үзенең эшчәнлеге турында белдерделәр һәм «СМАРТ Сити Казан» проектын тормышка ашыруда катнашу мөмкинлекләрен карауда кызыксынуын билгеләделәр.
Линар Якупов сүзләре буенча очрашуда катнашкан һәр компания төрле юнәлешләрне тәкъдим итә һәм проектны тормышка ашыруда үзенең яңа уйлап табуларын бирә ала. Очрашуда проектның инвестицион мөмкинлекләре һәм инвесторлар өчен сөйкемлелек тә каралды.
Белешмә
SERA GROUP. 1995 елда үз эшчәнлеген башлап, компания төрле инфраструктур һәм структур проектларны кыска вакыт эчендә тормышка ашыра. SERA GROUP илдә алда баручы компанияләр белән эш итә. Офислары Анкара, Стамбул һәм Дубаи шәһәләрендә урнашкан. Анда югары белемле техник һәм административ белгечләр эшли. Моннан башка SERA GROUP илдә авиация һәм төзелеш өлкәсендә иң алда барган компанияләр TAV Airports Holding һәм TAV Construction партнеры булып тора. 2011 елның июненнән SERA GROUP Стамбулның диңгез паромнары акционеры булып тора.
AKFA Holding. 1997 елдадәүләт һәм халыкара дәрәҗәдә эшли торган AKFA Teknolojiбарлыкка килде. Холдинг составында 21 компания, аның арасында 13 Төркиядә һәм 8 чит илләрдә урнашкан. Анда 700 дән артык эшче эшли. AKFA Holding дүрт төп стратегик юнәлеш буенча эшли: җитештерү һәм сәнәгать, төзелеш һәм электромеханика, медицина һәм мәгълүмати технологияләр. Холдинг, шулай ук, теле һәм радио, инженер, программалар язу, архитектура һәм химия сәнәгате өлкәсендә эшли.
CreativeProject. «Креатив Проект» компаниясе Казанда 2004 елда проект фирмасы рәвешенә барлыкка килде. Компания Россия Федерациясе һәм Казакстан территориясендә эшли. Ул кунакханәләр, бизнес үзәкләр, белем алу комплекслары, медиа-үзәкләр һәм торак йортларны проектлау белән шөгыльләнә.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте