Рөстәм Миңнеханов: «Инвесторлар безгә ышаналар»

2014 елның 17 гыйнвары, җомга

Россия 24 телеканалына Мәскәүдә үткән Гайдар форумы кысаларында регион башлыгы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының республиканы халыкара дәрәҗәдә алга таба мавыктыру буенча эшен билгеләде. Интервьюның кайбер өлешләрен сезгә тәкъдим итәбез.

- Рөстәм Нургали улы, безнең илдә Татарстан инвестицияләрне җәлеп итү һәм үсеш темплары буенча алда баручы регион булып санала. Татарстан икътисадында инвестицияләр нинди өлешне тәшкил итә һәм кайсы өлкәдә хәзер инвестицияләр күләме җитми?

- Саннарны караганда, узган елда капиталга инвестицияләр күләме 530 миллиард сум тәшкил итте. Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәрү белән бәйләнгән күп инвестицияләр килде. Алар арасында спорт объектлары һәм транспорт инфраструктурасына инвестицияләр бар. Шулай ук инвестицияләр нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше комплексы, авыл хуҗалыгы комплексына килделәр.

Әлбәттә кече һәм урта бизнес үсешенә һәм инфраструктура булдыруына игътибар итәбез. Республикада алга таба нефть эшкәртү, нефть химиясе, машина төзелеше, авиа һәм вертолет төзелеше үсеше дәвам итергә тиеш. Эшханәләр арасында  КАМАЗ, Ford Sollers һәм башкалар бар.

Республика һәм ил кысаларында яңа юнәлеш -  IT өлкә булып тора. Безнең максатыбыз – IT-шәһәр төзү. Бу шәһәр Иннополис исемен ала һәм аның территориясендә университет һәм технопарк төзелә.

Чит ил инвесторлары КАМАЗ белән актив эшли. Аның мәйданда Cummins, Zaenrad Fabric һәм Case New Holland зур проектлары тормышка ашырылды. Шулай ук махсус икътисади зона “Алабуга”. Махсус икътисади зонада 100 миллиардтан артык инвестицияләр булачак, аның яртысы инде тормышка ашырылды. Әлеге сан киләчәк өч ел эчендә ике тапкыр үсергә тиеш һәм алга таба тагын да үсәчәк. Зона мәйданын ике тапкыр зурайтырга планы бар.

Икенче махсус зона – IT өлкә. Ул ике мәйданда – Иннополис һәм «СМАРТ Сити Казан»да урнашачак. Аның янында аэропорт, М7 трассасы һәм тау шуу комплексы бар. «СМАРТ Сити Казан» һәм Иннополис – безнең башкалабызның шәһәрләр-иярченнәр.

- Сезнең сүзләрегез буенча, илдә Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан башка төрле регионнарны үстерергә кирәк. Моның турында форумда күп сөйләшүләр булды. Татарстан үз тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Татарстанның инвестицион комиссиясенең махсус вәкаләтләр бар, аның рәисе – министр дәрәҗәсендә. Бу инвестицияләрне җәлеп итүгә ничек ярдәм итә?

- Әйе, региондаТатарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы бар. Хәзер безнең илне яхшы белмиләр... Әмма кешеләр киләләр, мәсәлән, Универсиада спортсменнары безнең илгә шаккаттылар. Килгән инвесторлар кире китмәделәр. Махсус зонада 1, 5 миллиард долларга Төркия проектлары бар. Бу инвесторларның безгә ышанычы турында сөйли. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы безнең проектларны алга таба мавыктыра, республиканың инвестицион мөмкинлекләре турында сөйли, башка илләр тәҗрибәсен карый һәм белгечләрне кунакка чакыра. Әлеге юл дөрес булып тора дип уйлыйм.

Форумда мин Ульяновск өлкәсенең муниципалитетлар дәрәҗәсендә шундый оешмаларны төзүе турында ишеттем. Без дә муниципалитет дәрәҗәсендә инфраструктура үстерәчәкбез, сәнәгать парклар территориясендә 54 шундый мәйдан төзеләчәк. Бизнес зур үзәкләрдә генә түгел, бөтен җирдә үсеш алырга тиеш.

- Россиянеңинвестицион климат хәлен Сез ничек билгелисез? Мәсәлән, Икътисади үсеш министры урынбасары сүзләре буенча безнең кануннар инвесторларга ярдәм итми, ә бары тик аларга Россиядә бизнес алып барырга мөмкинлек бирә.

- Кыскача әйткәндә, Россия – яңа дәүләт. Шундый кыска вакытта илдә булган үзгәртүләргә карагыз. Без күп нәрсә телибез. Бу кануннар гына түгел, ә фикерләр һәм осталык. Күбесен без белмибез. Без йөрибез, карыйбыз, алышынабыз. Бүген илдә булган табигый байлыклар, инфраструктура турында инвесторлар яхшы белмиләр. Россия базары зур проектларга әзер түгел әле дип уйлыйм.

Икенчесе: инвестицияләр килгәч, башка әйберләр дә әзер булырга тиеш, алар арасында инфраструктура, су, газ... һәм әлбәттә әзер кешеләр булырга тиеш. 2018 я 2020 елга кадәр президент куйган максат – 25 миллион югары белемле эшчеләр булу. Моның өчен бөтен хөкүмәт органнары эшләргә тиеш.

Эре халыкара вакыйгалар кирәклеге турында сөйләгәндә, Универсиаданың Казанга булган тәэсирен карагыз. Хәкүмәт һәм президент ярдәме булмаса, яңа кунакханәләр һәм аэропорт булмас иде. Ә бизнес өчен нәрсә кирәк? Кунакханә һәм куркынычсызлык. Сочи турында «кирәк һәм кирәк түгел» сораулары бирелә. Ә ни өчен кирәк түгел? Бу дөнья масштабындагы үзәк булачак. Катлаулыклар онытылыр, ә Олимпиада белән без горурланачакбыз. Минем уйлавымча, шундый вакыйгалар кирәк. Красноярскта кышкы Универсиада үтәчәк һәм бу бөтен дөнья өчен илебезнең потенциалын күрсәтәчәк.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International