Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы регионның приоритетлы юнәлешләре буенча семинарларны дәвам итә.
2014 елда Агентлык семинарларын Франция, Төркмәнстан, БГЭ, Швейцария, Финляндия, Төркия, Казахстан, Азәрбайҗан илләрендә, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары - Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә үткәрәчәк.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының2014 елда беренче инвестицион семинары Чехиядә 27 гыйнварьдә үтәчәк. Чара Чехия Республикасында Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллеге белән бергә оештырыла. Аның эшендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов һәм Татарстан Республикасының үсеш корпорациясенең инвесторлар белән эше мөшавирыПавел Грушка катнашачак.
Чара барышында Татарстан Республикасының инвестиционпотенциалы, “СМАРТ Сити Казан” Халыкара инвестицион технополисы һәм Иннополис проектлары тәкъдим ителәчәк. Семинар программасында Чехия Республикасында Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллегенең вәкиле Зуфар Абдулгалеев, Чехия сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы вәкиле Иржи Машат, Россия-Чехия катнаш сәүдә пулаты рәисе Владимир Ермаков, Чехия Республикасында Россия Федерациясенең сәүдә вәкиле Александр Туров чыгышлары планлаштырыла.
Очрашуда Чехия һәм Татарстан Республикасы арасында хәзерге хәле һәм сәүдә-икътисади үсеше, алар арасында хезмәттәшлек перспективалары турында урташачаклар. Семинарда энергетика, төзелеш һәм дизайн, машина төзелеше һәм автокомпонентлар, финанс һәм банк хезмәте, медицинаһәм фармацевтика, хезмәт күрсәтү һәм туризм өлкәләрендә эшләүче Чехия Республикасы компанияләре катнашачак.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте