Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үткән киңәшмәдә дәүләт-шәхси партнерлык (ДШП) механизмнары үсеше сораулары буенча уртаклаштылар.
Линар Якупов рәислеге астында киңәшмәдә Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов, Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе Комитеты рәисе Марат Галеев, Мизания, салым һәм финанслар буенча Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе Комитеты рәисе урынбасары Аида Шарипова, Татарстан Республикасының Президенты Аппараты махсус проектлар бүлеге рәисе Рамиль Шамсутдинов, Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт министрының беренче урынбасары Сергей Демидов һәм Татарстан Республикасының монополия каршы хезмәте федераль рәисе урынбасары Данир Мухаметзянов катнаштылар.
Дискуссиядә, шулай ук, «ТР дәүләт заказлары буенча агентлыгы» Генераль директоры Яков Геллер, «Яшел үзән» Инвестицион үзәге башлыгы Ренат Сайфуллин, «ВИС» төзелеш компанияләре группасы директорлар киңәшмәсе рәисе урынбасары Рашид Айтуганов, «RISE Capital» фонды рәис партнерлары Александр Дымов һәм Дмитрий Чикишев катнаштылар.
Линар Якупов сүзләре буенча хәзерге вакытта Россия Федерациясе Дәүләт Думасында «Россия Федерациясендә дәүләт-шәхси партнерлык нигезләре турында» кануны карала. Аның икенче каравы билгеләнмәгән вакытка күчерүенә карамастан канунны уйлап табучылары аның бу елда кабул итүенә өметләнәләр.
ДШП проектлары табышны бары тик аның тормышка ашыруның озак вакыт шартларында китерә дип билгеләнде. ДШП, гадәттә, 10 ел һәм күбрәк вакытын үз эченә ала. Әмма Россия кануннарында шәхси һәм дәүләт катнашучылар арасында хәтәрләрне уртаклашу һәм шәхси инвестицияләрне җәлеп итү белән озак вакытлы инфраструктур проектларына инвестицияләү өчен кирәк булган хокук шартлары юк. Канун буенча Россиядә ДШП ның бер формасы – концессион килешүләр формалашкан.
Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә өч концессион килешү бар. Иң отышлы килешүләрнең берсе – «Ава-Петер» Россия-Финляндия медицина компаниясе белән бергә 2011 елдан Казанда тормышка ашырыла торган Гаилә планлаштыру һәм репродукция үзәге проекты. Икенче килешү – ҖЧҖ «HD Заманча медицина клиникасы» белән бергә амбулатор гемодиализ үзәген оештыру. Өченчесе – ҖЧҖ «Котылу» («Спасение») Медицина берләшмәсе» белән Хади Такташ урамында поликлиника ачу һәм Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары халыгын хезмәте белән тәэмин итү.
«Соңгы вакытта безгә ДШП шартларында кайбер объектларны алу белән инвесторлар мөрәҗәгать итәләр», - дип Линар Якупов ассызыклады.
Агентлык башлыгы билгеләгәнчә, 2013 елның азагында Татарстан Республикасында ДШП механизмнарын куллану мөмкинлекләрен билгеләү өчен Агентлык муниципаль районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең идарәләреннән ДШП килешүләре куллана алырлык объектлары буенча мәгълүмат сорады.
Бирелгән мәгълүмат буенча проектлар исемлегенә 360 инфраструктура объектлары керде, аларны төзүенә (яңартуына) 74 млрд. сум кирәк булачак. Хәзерге вакытка дәүләт органнары 1,8 млрд. сум, я санның 2,5% кына бирә алалар. ДШП механизмнары ярдәмендә дәүләт органнары түбәндәге объектларны төзергә һәм яңартырга тәкъдим итә: 175 коммуналь инфраструктурасы объектлары (су белән тәэмин итү, чистарту объектлары, ТБО полигоннары, урам яктырту, җылы һәм газ белән тәэмин итү объектлары), 107 иҗтимагый инфраструктурасы объектлары (белем алу, мәдәният, төзеклəндерү, иҗтимагый саклау, спорт һәм туризм объектлары), 75 транспорт инфраструктурасы объектлары (юллар, җәмгыяви транспорт, машина тору урыннары, т/ю һәм елга вокзаллары) һәм 4 сәнәгать инфраструктурасы объектлары (технопарклар һәм сәнәгать мәйданнары инфраструктурасы).
Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Радик Ильясов «Россия Федерациясендә дәүләт-шәхси партнерлык нигезләре турында» кануны буенча Россия Дәүләт Думасы һәм Хөкүмәтендә үтә торган дискуссияләр турында сөйләде.
Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсе Комитеты рәисе Марат Галеев үз чиратында 2011 елның августында кабул ителгән республика законы турында өметләр белдерде. Аның сүзләре буенча бөтен 360 проектны тормышка ашыруына инвесторларны табырга кирәк түгел, ә ике-өч зур проектны тормышка ашыруына юнәлергә кирәк. Мәсәлән, «СМАРТ Сити Казан» проекты аталды. Марат Галеев Татарстан үзенең «case-study» ны Бөтен Россия һәм халыкара дәрәҗәдә формалаштырырга тиеш дип ышаныч белдерде.
Линар Якупов киңәшмәдә катнашучыларына «ВИС» төзелеш компанияләре һәм «RISE Capital» фонды Группасы вәкилләрен тәкъдим итте. Аларда Россиядә ДШП проектларын тормышка ашыруда күпьеллык тәҗрибәсе бар, шулар арасында «Пулково-3» аэропорты проектын тормышка ашыру. «Алар дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә республика территориясендә кайбер эре проектларны тормышка ашыруда катнашуында кызыксыналар», - дип Линар Якупов билгеләде.
«ВИС» Директорлар Киңәшмәсе рәисе урынбасары Рашид Айтуганов контрактлар 147,29 млрд. сумга билгеләнә һәм кайбер Россия регионнарында 35 объектларны төзелеше бара дип белдерде. «RISE Capital» һәм «ВИС» тәкъдим иткән комплекслы инвестицион чишелешләр буенча катнашучылар актив уртаклаштылар.
Катнашучылар, шулай ук, Казанда ДШП шартларында шәхси балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка иҗтимагый инфраструктурасы төзелеше перспективасы буенча уртаклаштылар. Татарстанда тәкъдим ителгән инвестицион чишелешләрне куллану белән балалар өчен бакчаларны төзү, Ямало-Ненец автоном округына караганда авыррак үтә дип билгеләнде.
Линар Якупов «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы проектын тормышка ашыруда ДШП механизмнарын куллану мөһимлеген билгеләде.
Александр Дымов Казанда дәүләт органнары вәкилләре өчен «ВИС» тәҗрибәсе нигезендә ДШП проектларын тормышка ашыру буенча семинар үткәрергә тәкъдим итте.
Очрашу ахырында Линар Якупов булган тәкъдимнәрне Татарстан Республикасының Инвестицион Киңәшмәсе утырышында каралачак дип белдерде. Ул, шулай ук, «дәүләт-шәхси партнерлык» терминын конкретлаштыру мөһимлеге һәм Александр Дымов тәкъдим иткән хөкүмәт органнары вәкилләре өчен семинарны үткәрүен яклады.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте