5-6 мартта үтәчәк чараны Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе һәм Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе катнашуы белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра. Инвестицион форум Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов актив катнашуы ярдәмендә үтәчәк.
Чит ил инвесторлары, бизнесменнар һәм дәүләт органнары вәкилләре «Казан» таудан чаңгы шуу комплексында очрашачаклар.
Халыкара кышкы форум – дөнья масштабында бизнес һәм инвестицияләр өлкәсендә иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Форум кысалырында бизнесменнар, регионның инвестицион сөйкемлелегендә кызыксынган чит ил инвесторлары һәм Татарстан Республикасы хөкүмәт органнары вәкилләре очрашачаклар. Ул Россиянең иң икътисади үсеш алган регионнарының берсе белән диалог алып бару һәм хезмәттәшлекне карау өчен мәйдан булып тора.
Беренче тапкыр «Invest in Tatarstan» 2012 елның декабрендә үтте. Анда 20 илдән 280 вәкил катнашты, алар арасында бизнесменнар, халыкара инвесторлар һәм эре дөнья компанияләре башлыклары булдылар.
«Invest in Tatarstan – 2014» программасына Татарстан Республикасының инфраструктурасы һәм инвестицион мөмкинлекләре презентациясе, регионда эшли торган инвесторлар катнашуы белән панель дискуссияләр һәм Татарстан Республикасының приоритетлы үсеш юнәлешләре буенча сессияләр үткәрү керә.
Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың инвесторлар клубы утырышында катнашачак. Утырышта катнашучылар фикерләр белән алышыначаклар һәм халыкара компанияләр белән яңа хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча урташачаклар.
Форум чарасы булып Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе кысаларында Агентлыкның 2013 елда булган нәтиҗәләре каралачак һәм 2014 елга эш планы тәкъдим ителәчәк. 2014 елда үзенең эш юнәлешләре турында Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе һәм Татарстан Республикасының экспорт корпорациясе белдерәчәк.
«Invest in Tatarstan – 2014» Халыкара кышкы форумы халыкара катнашучылар өчен Татарстан Республикасына инвестицияләү өстенлекләре һәм югары потенциалын күрсәтүче вакыйга булып тора.
Форум буенча тулы мәгълүматны www.investintatarstan.com сайтында табырга мөмкин.
Мәгълүмат чаралары өчен игътибар!
Чарага журналистларны аккредитацияләү 05.02.2013 тән 04.03.2013 кадәр ачык. Аккредитацияләү буенча сораулар белән (843) 527-77-76 телефоны һәм sinichkina_alina@rambler.ru (Алина Синичкина) e-mail буенча мөрәҗәгать итегез.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте