5 март көнне «Казан» таудан чаңгы шуу комплексы мәйданында инвестицияләр өлкәсендә бөтендөнья белгечләр һәм инвесторлар җыелачак. Анда «Invest In Tatarstan» II Халыкара кышкы форумы үтәчәк.
Татарстан яңадан инвесторлар һәм халыкара компанияләр белән бердәм эшкә һәм диалог алып баруга әзерлеген күрсәтәчәк. «Invest in Tatarstan-2014» форумында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән Татарстан Республикасының Инвесторлар Клубы утырышы үтәчәк.
Инвесторлар Клубы утырышы – форумның икенче көненең иң мөһим вакыйгаларның берсе – фикерләр белән алышу һәм регионның халыкара компанияләр һәм шәхси инвесторлар белән хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен уртаклашу урыны булып тора.
Татарстан Республикасының Президентының инвесторлар белән очрашулары (Invest in Tatarstan һәм KazanSummit кысаларында) регионга инвестицияләгән чит ил компанияләре менеджерларының республика турында мәгълүмат белән уртаклашу, булган проблемалар һәм аларның чишелешләре һәм алдагы эшкә биргән тәкъдимнәрен күрсәтә.
Халыкара кышкы форумы бизнес һәм инвестицияләр өлкәсендә дөнья масштабында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Форумда Татарстандга инвестицияләүдә кызыксынган бизнесменнар һәм Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында дәүләт органнары вәкилләре очрашачаклар.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте