Хәзерге моментка Халыкара инвестицион технополисы проекты кысаларында «акыллы» шәһәр инфраструктурасын тормышка ашыру вариантлары буенча уртаклашулар бара.
Дәүләт-шәхси партнерлык механизмнарын куллану белән инфраструктура төзелеше «ВИС» Төзелеш компанияләре группасы һәм «RISE Capital» фонды белән бергә карала. «СМАРТ Сити Казан» инфраструктурасы үсеше сораулары Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе башлыгының «ВИС» Директорлар Киңәшмәсе рәисе урынбасары Рашид Айтуганов һәм «RISE Capital» фонды Рәис партнерлары Александр Дымов һәм Дмитрий Чикишев белән очрашуында каралды.
«ВИС» һәм «RISE Capital» фонды «СМАРТ Сити Казан» инфраструктурасына 5 млрд. сум инвестицияләргә әзер. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы һәм Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе урынбасары «ВИС» һәм «RISE Capital» вәкилләре белән технополис проектлары һәм бердәм эш мөмкинлекләре буенча уртаклаштылар. Очрашу нәтиҗәсендә «ВИС» һәм «RISE Capital»ның дәүләт-шәхси партнерлык шартларында «акыллы» шәһәр инфраструктур проектларын тормышка ашыру вариантларын әзерләү буенча килештеләр.
Белешмә
«ВИС» Төзелеш комппанияләре группасы 10 төзелеш һәм инжиниринг компанияләрен берләштерә. Алар 2000 елдан башлап эре сәнәгать, нефть, газ һәм энергетика эшханәләре, юл-траспорт системалары, Россиядә һәм чит илләрдә урнашкан иҗтимагый–мәдәни, спорт һәм тиҗәрәт объектларын төзелешендә һәм яңадан төзүдә катнаша. Территориаль вәкиллекләр 4 регионда урнашкан. «ВИС» группасының заказларын ААҖ «Газпром», эре энергетика компанияләре, Россия Федерациясе һәм муниципаль органнарының административ субъектлары булып тора.
«ВИС» ЕРС/ЕРСМ-контракторы рәвешендә эре инвестицион проектларны тормышка ашыра (проектлау, сатып алу, материаллар һәм җиһазларны китерү, төзелеш, эксплуатацияләүгә кертү, тәзмин хезмәт). Группа проектларны дөнья стандартлары дәрәҗәсендә уйлап табырга һәм тормышка ашырырга рөхсәт итә.
Группада көчле җитештерү базалары, алар арасында асфальтобетон һәм бетон заводлары, җитештерү цехлары, электротехник лабораторияләр һәм торак комплекслар бар. Аның паркында 500 махсус төзелеш, юл-төзелеш техникасы һәм кече механизация вәсилләре бар. «ВИС»та 2000 нән артык кеше эшли. Хәзерге вакытта компания Россия регионнарында 35 объектларының төзелешен алып бара, ә контрактлар 147,29 млрд. сум тәшкил итә.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте