Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов «Сувар Плаза» бизнес үзәгендә урнашкан банк вәкилләгенә танышу визиты белән килде.
Әлеге визит Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының регионга инвестицияләгән чит ил компанияләре белән эшен дәвам итү булып тора. 2013 елның декабрендә Агентлык республикада эш итә торган инвесторлар белән очрашу уздырды. Аның барышында Татарстанда инвесторлар өчен булган проблемалар каралды, хәл торышы билгеләнде һәм киләчәк эшкә тәкъдимнәр бирелде.
Чит ил компанияләренең топ-менеджерлары дәүләт органнары белән аралашу һәм Татарстан Республикасында компанияләр үсеше белән бәйләнгән сорауларны карау мөһимлеген билгеләделәр.
Credit Europe Bank Клиентларга ярдәм итү үзәге һәм дистанцион телемаркетинг Департаменты Вице-президенты Мете Джанболат дискуссия барышында Линар Якуповны Татарстан Республикасында урнашкан Credit Europe Bank эшчәнлеге юнәлешләре белән танышу һәм бизнес алып бару проблемалары буенча уртаклашу өчен банк офисына чакырды.
Офиста үткән очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының (ТР ИҮА) Инвестицияләрне алга таба җәлеп итү юнәлеше рәисе Вайет Форд, Илтеп тапшыруның альтернатив ысулларын оештыру Департаменты Башкарма вице-президенты Брайан Флайгер, Идел буе региональ үзәге Дирекциясе Башкарма вице-президенты Александр Кузнецов катнаштылар.
Яклар банкның Татарстанда эшчәнлеге, аның бизнесын киңәйтү, яңа инвестицияләр өчен мөмкинлекләр һәм республика территориясендә банкның булган проблемалары буенча уртаклаштылар. Банк өлкәсендә белгечләрне әзерләү, регионга халыкара мәктәпләрне һәм клиникаларны җәлеп итәчәк инфраструктурасын булдыру сораулары билгеләнде.
Регионда Credit Europe Bank продуклары, хезмәте һәм үсеш юнәлешләрен Брайан Флайгер Линар Якупов өчен экскурсия барышында тәкъдим итте. Визит азагында банк вәкилләре шундый очрашуларның дәүләт органнары белән диалогын яхшырта һәм инвестор өчен мөһим булган сорауларын карарга мөмкинлек бирә дип билгеләделәр.
Белешмә
ЯАҖ «КРЕДИТ ЕВРОПА БАНК» – 12 илдә эшли торган FIBA халыкара финанс Группасына керүче чит ил капиталы белән Россия банкы. КРЕДИТ ЕВРОПА БАНК Россия базарында 16 ел дәвамында эшли һәм үзенең отышларын клиентлар, партнерлар һәм акционерлар белән уртаклаша.
Хәзер КРЕДИТ ЕВРОПА БАНКта 5000 нән артык югары белемле белгечләр эшли. Банкның клиентлар арасында 1,6 мең корпоратив, якынча 19 мең кече һәм урта бизнес эшханәләре һәм 4 млн. кеше бар. КРЕДИТ ЕВРОПА БАНКның 114 филиалы, 800 банкомат һәм Россия буенча 14000 сату нокталары бар.
Банк үзенең капиталы һәм активлар зурлыгы буенча беренче иллеккә керә. Ул автокредит бирү буенча 4 нче урынны ала (01.07.2013, РБК Рейтингы). Банкның Moody's «Ba3», Fitch «BB-», Рус-рейтинг «AA+» & «BBB+» халыкара рейтингын ала.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте