Татарстанга эш визиты белән эре Кытай авыл хуҗалыгы холдингы делегациясе килде

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

Кытай Милли Республикасының авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң алда барган операторы өчен республика базары чит илләрдә бизнес үсешенең иң приоритетлы юнәлеше булып тора.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе белән очрашуында Холдингның Генераль директоры Россия регионнары белән хезмәттәшлектә кызыксынуын белдерде һәм холдингның проектларын тормышка ашыру планнары турында сөйләде.

Татарстанда делегация республика муниципалитетларын, кайбер авыл хуҗалыгы эшханәләрен карадылар һәм район башлыклары белән очраштылар.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Кытай компаниясе башлыгы Татарстан Республикасының азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы, регионның эре авыл хуҗалыгы компанияләре белән очрашты. Яклар бердәм эш перспективалары һәм мөмкинлекләре,  хезмәттәшлек юнәлешләре һәм Кытай холдингының республикада проектларны тормышка ашыру сораулары буенча уртаклаштылар.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International