2014 елның 14 февралендә «Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы Тышкы инвесторлар киңәшмәсе «Татарстан Республикасының инвесторлар клубы»н булдыру турында» әмернамәсенә кул куелды.
Татарстан Республикасының инвесторлар клубы барлыкка килүнең нигез шарты булып 2013 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы үткәргән регионда эшли торган чит ил инвесторлары белән очрашу булып торды. Очрашу кысаларында инвесторларның Татарстан Республикасында булган проблемалар буенча уртаклаштылар. Чит ил компанияләре вәкилләре инвестицион климатын яхшырту буенча тәкъдимнәрен бирделәр һәм дәүләт органнары белән Татарстан Республикасында бизнес алып бару буенча ачык диалог алып бару мөһимлеген ассызыкладылар.
Очрашу нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы карамагындагы Тышкы инвесторлар киңәшмәсе «Татарстан Республикасының инвесторлар клубы»н булдыру мөһимлеге турында карар иттеләр. Инвесторлар клубы эшчәнлеге бизнес һәм дәүләт органнарының аралашу, компанияләрнең Татарстан Республикасының инвестицион климатын формалаштыруда катнашу, компанияләр арасында хезмәттәшлек һәм бизнес алып бару өчен җайлы шартлар формалаштыруына ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасының инвесторлар клубы регионда инвестицион климатын формалаштыру буенча мөһим механизм булып торачак. Аңа охшаган органнар кайбер Россия Федерациясе субъектларында, ә федерция дәрәҗәсендә Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев башлыгында чит ил инвестицияләре буенча Мөшавəрə киңәшмә бүген эшчәнлек алып бара.
Татарстан Республикасының инвесторлар клубының иң якын утырышы «Invest In Tatarstan» II Халыкара кышкы форумы кысаларында 6 март көнне үтәчәк. Утырышта Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Катнашучылар регионның халыкара компанияләр һәм инвесторлар белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча уртаклашачаклар.
Тышкы инвесторлар Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенә Татарстан Республикасының инвесторлар клубында катнашу өчен үзенең мөмкин булган катнашучыларын җибәрә алалар. Тәкъдимнәр tida@tatar.ru электрон адресы буенча кабул ителә.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте