Форумда катнашуы турында 10 ил белдерде, алар арасында Германия, Индия, Италия, БГЭ, Сингапур, АКШ һәм Төркия.
Республиканың инвестицион мөмкинлекләре һәм проектлары белән танышу, регионның дәүләт органнары вәкилләре белән контактларны урнаштыру өчен халыкара компанияләр җитәкчеләре Татарстанга киләләр. Форумда катнашучылар Татарстанда бизнес алып бару һәм чит ил кунакларының республика бизнес вәкилләре белән Татарстан проектларына инвестицияләү тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар.
Форум белән чит ил компанияләре генә түгел, ә кайбер Россия регионнары кызыксына. Алар арасында Якут, Камчатка, Түбән Новогород, Свердловск, Самара һәм Ульяновск өлкәләре бар. «Invest in Tatarstan» форумында бер берсе белән аралашуда һәм хезмәттәшлектә кызыксынган эре халыкара компанияләр башлыклары, инвесторлар һәм бизнесменнар очрашачаклар.
«Invest in Tatarstan – 2014» Халыкара кышкы форумы катнашучылар өчен Татарстан Республикасына инвестицияләү өстенлекләре һәм югары потенциалын күрсәтүче вакыйга булып тора.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте