Татарстан яшьләрен «Invest in Tatarstan» илчеләре рәвешендә булырга чакыралар

2014 елның 19 феврале, чәршәмбе

«Invest in Tatarstan» Youth Ambassadors» («Invest in Tatarstan» Яшь илчеләре) программасында катнашу өчен яшьләр чакырыла.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Бөтендөнья икътисади форумының Глобаль шейперлар берләшмәсе Татарстан Республикасының яхшы инвестицион климатын формалаштыру, халыкара дәрәҗәдә регионның инвестицион мөмкинлекләрен алга таба мавыктыруына яшьләрне җәлеп итү инициативасы белән чыктылар.

Регионның яхшы инвестицион климатын формалаштыруда һәм бизнес өлкәдә булган халыкара проектларда катнашу өчен яшьләр группаларын формалаштыруга юнәлгән программасын, шулай ук, Татарстан Республикасының яшьләр, спорт һәм туризм буенча министрлыгы һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе якладылар.

«Invest in Tatarstan» Youth Ambassadors» – халыкара дәрәҗәдә регионның һәм дәүләтнең уңай имиджын формалаштыру тәҗрибәсен алу һәм дөньяда республиканы алга таба мавыктыруга юнәлгән «Invest in Tatarstan» форумы, KazanSummit чараларында катнашу мөмкинлеге булып тора.

«Invest in Tatarstan» Youth Ambassadors»та катнашуда инглиз телен белгән («upper-intermediate» дәрәҗәсеннән ким булмаган), халыкара икътисади мөнәсәбәтләрдә, инвестицияләрдә һәм иҗтимагый эшчәнлектә кызыксынган 17-25 яшьлек  кешеләр чакырыла. Үзенең катнашуы турында 2014 елның 25 февраленә кадәр белдерергә мөмкин. Мартта яшь илчеләр «Invest in Tatarstan» II Халыкара кышкы форумында катнаша алачаклар. Ул «Казан» таудан чаңгы шуу комплексында 5-6 мартта үтәчәк.

«Invest in Tatarstan» Youth Ambassadors» программасында катнашу турында тулы мәгълүматны монда табырга мөмкин.

 

Белешмә

Глобаль шейперлар берләшмәсе – бердәм эшчәнлекне һәм процессларны тормышка ашыруга яшь лидерларын җәлеп итү өчен халыкара платформасы булып тора. Берләшмәнең максаты – киләчәк лидерлар берләшмәсен булдыру. Ул дөньяда җайлы җәмгыяви һәм икътисади климатын булдыру принципыларын алга таба мавыктырачак. Берләшмәнең әгъзасы 20-30 яшьлек лидер була ала, ул инглиз телен белергә һәм җәмгыяви мөһим проектларда катнашырга тиеш.

Глобаль шейперлар берләшмәсенә 2400 артык яшь лидерлар керә. Алар җәмгыяви эшханәләр, матбугат хезмәте белән идарә итәләр, сәясәтчеләр булып торалар, университетларда тикшеренүләр алып баралар, сəнгать һәм мәдәни элемтәләр белән эш итәләр.

Глобаль шейперлар берләшмәсе Бөтендөнья икътисади форумы программасына керә. Давоста Бөтендөнья икътисади форумы һәм региональ форумнар кысаларында әгъзалар очрашулары регуляр рәвештә үтә.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International