«Invest in Tatarstan» форумында Европа реконструкция һәм үсеш банкы катнашачак

2014 елның 21 феврале, җомга

Россиядә машина сәнәгатен финанслау буенча банк тәҗрибәсе «Автокомпонентлар җитештерүен локализацияләү» түгәрәк өстәлендә тәкъдим ителәчәк.

«Invest in Tatarstan» II Халыкара кышкы форумы эшенең беренче көне кысаларында үтәчәк чараның модераторы Автокомпонентлар җитештерүенең милли ассоциациясе Генераль директоры Михаил Блохин булычак.

«Автокомпонентлар җитештерүен локализацияләү» түгәрәк өстәленең темалары автокомпонентларны локализацияләү өлкәсендә үсеш стратегиясен формалаштыру төп факторлары, комплектлы сатып алулар системасында булган эзлекле тәртибен билгеләү, мөмкинлекләр, проектларны тормышка ашыру процессында шартлар һәм хәтәрләр булып тора. Моннан башка, иң алда барган Россия һәм халыкара компанияләрнең практикасы һәм тәҗрибәсе каралачак.

Халыкара һәм Россия машина брендлары чыгыш ясачаклар. Мәсәлән, түгәрәк өстәл кысаларында KIEKERT RUS компаниясе үзенең отышлары турында сөйләчәк.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International