25 февральдә «Шаляпин Палас Отель» мәйданында дәүләт-шәхси партнерлык (ДШП) проектларын тормышка ашыру тәҗрибәсе буенча уртаклашачаклар.
Семинарны, шулай ук, Санкт-Петербург дәүләт университетының Югары менеджмент мәктәбе һәм «RISE Capital» фонды оештырырга ярдәм итә. Семинар Татарстан Республикасының инвестицион киңәшмәсе утырышына әзерләү кысаларында үтәчәк. 1 мартта үтәчәк Инвестицион киңәшмәдә Татарстан Республикасында дәүләт-шәхси партнерлык үсеше сораулары буенча уртаклашачаклар.
Санкт-Петербург дәүләт университетының Югары менеджмент мәктәбендә Дәүләт һәм муниципаль идарәсе кафедрасы доценты Светлана Маслова «Дәүләт-шәхси партнерлык проектларын тормышка ашыру тәҗрибәсе» семинарында чыгыш ясачак.
Санкт-Петербург Россия Федерациясендә дәүләт-шәхси партнерлык үсеше буенча иң алда баручы булып тора. Санкт-Петербург дәүләт университетының Югары менеджмент мәктәбендә фән-тикшеренү эшләре үтә һәм дәүләт-шәхси партнерлык буенча укыту алып барыла.
Семинарда инвестицион өлкәдә эшли торган Татарстан Республикасының муниципаль районнары, рәислекләр һәм министрлыклар вәкилләре катнашырга чакырыла. Семинар барышында иҗтимагый, юл, коммуналь инфраструктура мәсьләләрен чишү өчен дәүләт-шәхси партнерлык проектларын тормышка ашыру сораулары, Санкт-Петербургта тормышка ашырылган дәүләт-шәхси партнерлык проектлары мисаллары каралачак.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте