КДАТУ студентлары «СМАРТ Сити Казан» проекты буенча диплом эшләрен язалар

2014 елның 24 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов белән очрашуда Халыкара инвестицион технополис объектлары буенча проектлары турында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУ) 6 курс студентлары Диляра Галиева, Лилия Мухаметханова, Гульназ Самигуллина һәм Дарья Шалдымова сөйләделәр.

КДАТУ студентларының диплом эшләре буенча уртаклашуда, шулай ук, Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе Булат Гаянов, Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе архитекторы Эльмира Низамиева һәм КДАТУ Архитектура факультетының проектлау кафедрасы укытучысы Анна Новикова катнаштылар.

Халыкара инвестицион технополисы операторы - Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе һәм КДАТУ арасында «СМАРТ Сити Казан» фәнни проектларын тормышка ашыруга юнәлгән фән-тәҗрибә эшчәнлеге өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә 2013 елның июлендә кул куелды. Документ кысаларында яклар проектның мәсьәләләрен чишү өчен КДАТУ белгечләрен һәм студентларын Татарстан Республикасының уку-тәҗрибә эшчәнлегенә җәлеп итү турында килештеләр.

2013 елда КДАТУда Халыкара инвестицион технополисы буенча 4 диплом эшләре каралды, ә 2014 елда проект буенча инде 10 диплом эшләре тәкъдим ителәчәк. Лилия, Гульназ һәм Дарья сүзләре буенча «СМАРТ Сити Казан» кебек кызык проектны тормышка ашыру кысаларында проектларны уйлап табу киләчәк архитекторлар өчен үзенең осталыкларын күрсәтергә, яңа технологияләр һәм инновацион уйлап табулар кулланырга мөмкинлек бирә.

КДАТУ студентларының диплом эшләре «СМАРТ Сити Казан» мастер-планыннан алынган техник мәсьәләләренә нигезләнә. Моннан башка, эштә «яшел стандартлар буенча билгеләү» үтә.

Дипломнар язу өчен объектлар – мавыктыргыч комплекслар, университет кампусы, күпфункциональле спорткомплекс һәм күргәзмә үзәге булып тора. Диляра Галиева «СМАРТ Сити Казан» территориясендә торак комплекс объекты буенча диплом яза. Лилия Мухаметханова үзенең дипломында күпфункциональле спорткомплексны проектлаштыра. Аның мәйданында университет кампусын спорткомплекс белән тоташтыра торган  җир өсте кичү, сулыклар, спорт инвентарен арендалау ноктасы урнашачак дип уйланыла. Лилиянең проекты экологияне максималь саклавына юнәлгән.

Дарья Шалдымова диплом эшендә төп өлешен мавыктыргыч комплекс ала. Аның уйлавы буенча, әлеге мәйдан инвестицияләрне җәлеп итү өчен иң кызык мәйдан булып тора. Комплексның холл үзәгендә беренче катта Дарья фонтанны, ә түбәдә кояш панельләре урнаштырды, фойены татар көйләре белән бизәкләде. Өске катларда рестораннар, төрле кибетләр урнашачак. Сәүдә- мавыктыргыч комплексында күп төрле юанычлар булырга тиеш һәм кешеләр анда һәрвакыт кайтырга теләргә тиеш.

Шулай ук Евгений исемле студентның университет кампусы объекты буенча эше тәкъдим ителде. Аның проекты буенча университет кампусы студентлар тулай торак йорты белән тоташтырылган.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов студентларга проектларны әзерләүдә архитектура һәм шәһәр төзелешенең заманча тенденцияләрен кулланырга, күчемсез мөлкәт үсешен карарга дип киңәш бирде.

Булат Гаянов объектларның техник параметрларын – яңгыр суларын чистарту системалары, чүп җыю, энергия саклауны куллану буенча киңәшләр бирде.

Очрашуда катнашучылар, шулай ук, «акыллы», инновацион шәһәрләр төзүнең халыкара тәҗрибәсе, шәһәр төзү тенденциясе, яңа технологияләр, кешеләр өчен җайлы яшәү шартларын булдыру буенча уртаклаштылар.

«СМАРТ Сити Казан»да иң мөһим – кеше, аның яшәү, эш, бизнес алып бару һәм ял шартлары, - дип Линар Якупов билгеләде. – «Бу урында Казанда, Мәскәүдә һәм башка эре мегаполиста булган проблемалар булмачак».

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе проект кызык, функциональ һәм идарә итүдә җиңел булырга тиеш дип билгеләде. «СМАРТ Сити Казан» халыкара инвестицион технополис сезнең өчен зур эксперименталь мәйданга әйләнергә тиеш, - дип Линар Якупов белдерде. – Укыгыз, тәҗрибә туплагыз, бу – сезнең мәйдан, сезнең мөмкинлекләр, аларны кулланыгыз».

КДАТУ укытучысы Анна Новикова очрашу ахырында уртаклашу барышында студентларга шәһәр төзелеше темасына күп төрле актуаль сораулар бирелде дип ассызыклады. Шул сорауларга җавап биреп шәһәр төзелеше концепциясе турында тагын да яхшырак белергә мөмкин.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International