5 мартта II Халыкара кышкы форумы кысаларында үтәчәк «Татарстанда сәламәтлек саклау» түгәрәк өстәле темалары республикада медицина кластеры үсеше мөмкинлекләре һәм медицина- фармацевтика секторының хәзерге хәле булып торачак.
Катнашучылар медицинаны модернизацияләү нәтиҗәләре, медицина һәм фармацевтика өлкәсендә җитештерүне локализацияләү турында кануннар базасының яңалыклары һәм Татарстанда инновацион сәламәтлек саклау юлында торган проблемалар буенча уртаклашачаклар.
Татарстан Республикасының медицина кластерының җитештерү сегменты проблемалары һәм киләчәге турында ААҖ «Корпоратив мәгълүмати рутиналар», ЯАҖ «Дельрус» һәм ААҖ «Ковидиен Евразия» сөйләчәкләр.
Түгәрәк өстәлнең модераторы ААҖ «Ковидиен Евразия» проектының җитәкчесе булачак. ААҖ «Ковидиен Евразия» – «Covidien» иң эре халыкара медицина продукциясен җитештерүченең рәсми вәкиле.
Уртаклашуларда, шулай ук, халыкара фармацевтика компанияләре, дарулар һәм медицина өчен әйберләрне җитештерүче компанияләр вәкилләре катнашачак.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте