1 март көнне Татарстан Республикасының Инвестицион Киңәшмәсе үтәчәк

2014 елның 28 феврале, җомга

Иртәгә Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Инвестицион Киңәшмә утырышы үтәчәк.

Уртаклашуның төп темасы Татарстан Республикасының дәүләт-шәхси партнерлык (ДШП) үсеше сораулары булып торачак. Анда хәзер эшли торган ДШП механизмнар турында чыгышлар тәкъдим ителәчәк. Катнашучылар Татарстан Республикасында инвестицион проектларны тормышка ашыруында концессион килешүләр механизмнарын куллану белән проектлар буенча уртаклашачаклар. Мәсәлән, “Ава-Петер”  медицина компаниясе концессиясендә Гаилә планлаштыру үзәген бирү буенча концессион килешүне тормышка ашыру тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк.

Утырыш барышында ДШП проектларын тормышка ашыруда институтлар үсеше роле, ДШП шартларында проектларны финанслау, юл инфраструктурасы төзелеше өлкәсендә дәүләт-шәхси партнерлык сораулары каралачак.

“ВИС” төзелеш компанияләре группасы ДШП шартларында проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсен тәкъдим итәчәк. Татарстан Республикасының Инвестицион Киңәшмәсе утырышында “ВИС” Директорлар Киңәшмәсенең рәисе урынбасары  Рашид Айтуганов катнашачак.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International