«Invest in Tatarstan» Youth Ambassadors» программасында катнашу буенча тәкъдимнәр каралды

2014 елның 1 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында Җитәкченең беренче урынбасары Роберт Галиуллин, Инвестицион алга таба мавыктыру бүлеге рәисе Вайет Форд һәм Казанның Глобаль шейперлар берләшмәсенә нигез салучы Дильбар Садыкова катнашуы белән «Invest in Tatarstan» Яшь илчеләре проектының туры үтте.

Искә төшерик, Татарстан Республикасының яхшы инвестицион климатын формалаштыру, халыкара дәрәҗәдә регионның инвестицион мөмкинлекләрен алга таба мавыктыруына яшьләрне җәлеп итү инициативасы белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Бөтендөнья икътисади форумының Глобаль шейперлар берләшмәсе чыкты. Регионның яхшы инвестицион климатын формалаштыруда һәм бизнес өлкәдә булган халыкара проектларда катнашу өчен яшьләр группаларын формалаштыруга юнәлгән программасын, шулай ук, Татарстан Республикасының яшьләр, спорт һәм туризм буенча министрлыгы һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе якладылар.

Компаниянең башлап җибәрүдән «Invest in Tatarstan» Youth Ambassadors»та катнашуга 50 дән артык кеше мөрәҗәгать итте. Беренче турда 50 кешедән 36 кеше сайланды, алар Агентлыкка сөйләшүләргә чакырылды.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында үткән сөйләшүләр барышында киләчәк яшь илчеләр шул программада кызыксынулары һәм аларның Татарстан республикасының инвестицион алга таба мавыктыруда катнашу роле турында сөйләделәр. Күбесе шундый яхшы тәҗрибәне алырга һәм Республика өчен файдалы булырга шат дип ассызыкладылар.

Алдагы көннәрдә «Youth Ambassadors» программасының нәтиҗәләре чыгачак. Инде дүшәмбе көнне «Invest in Tatarstan» яшь илчеләре өчен тренинг үтәчәк, аның барышында катнашучыларга эшчәнлек юнәлешләре тәкъдим ителәчәк.

 

ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International