4 март көнне «Invest in Tatarstan 2014» багышланган брифинг үтә

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

Сишәмбе, 4 март көнне 10:00 сәгатьтә Татартан Республикасының Министрлар Кабинетында «Invest in Tatarstan – 2014» II Халыкара кышкы форумына багышланган брифинг үтә. Анда Татартан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашачак.

5-6 мартта “Казан” таудан чаңгы шуу комплексында үтәчәк форумны Татартан Республикасының үсеш корпорациясе һәм Татартан Республикасының экспорт корпорациясе катнашуы белән Татартан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы оештыра.

«Invest in Tatarstan» Халыкара кышкы форумы – Татарстанга инвесторларны җәлеп итү буенча мөһим инструмент булып тора. Форум чит ил кунакларына регионның инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итү генә түгел, әмма төрле проблемалар буенча уртаклашу үткәрергә мөмкинлек бирә.

Форум эшенең беренче көнендә пленар сессия һәм түбәндәге темаларга түгәрәк өстәлләр үтәчәк: “Автокомпонентлар җитештерүен локализацияләү”, “Сәламәтлек саклау”, “Казанның күчемсез мөлкәт базары”, “Хезмәт күрсәтү индустриясе һәм бизнес-процессларны аутсорсинглау”, “Хәләл индустриясе”. Беренче көннең программасында B2B очрашулары һәм Татартан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков катнашуы белән кичке аш булачак.

«Invest in Tatarstan» эшенең икенче көне кысаларында Татартан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән “Татартан Республикасының инвесторлар клубы” утырышы үтәчәк. Анда катнашучылар регионда эшли торган инвесторлар белән республикада булган яңа мөмкинлекләр турында уртаклаша алачаклар.

Шул ук көндә форумда “2013 елда Татартан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының эшчәнлеге һәм аның 2014 елда булган максатлары” Коллегиясе үтәчәк. Ул «Invest in Tatarstan» Халыкара кышкы форумының иң соңгы чарасы булып торачак.

 

ЖУРНАЛИСТЛАР ӨЧЕН МӨҺИМ!

«Invest in Tatarstan»га АККРЕДИТАЦИЯЛӘҮНЕҢ СОҢГЫ КӨНЕ – 3 МАРТ!

Аккредитацияләү буенча сорауларны тел. (843) 527 77 76, я e-mail info@investintatarstan.com буенча бирергә мөмкин.

Чара буенча тулы мәгълүматны форум сайтында - www.investintatarstan.com табырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International