Бүген “Сәләт” яшьләр үзәгендә «Invest In Tatarstan» II Халыкара кышкы форумына әзерләнү кысаларында «Invest in Tatarstan» яшь илчеләр өчен 3 сәгатьле укыту тренингы үтте.
Узган шимбәдә үткән «Invest in Tatarstan» Youth Ambassadors» проекты икенче турының сөйләшүләре нәтиҗәсендә яшләр вәкилләреннән торган илчеләр группасы формалашкан. Аның составына 21 катнашучы керде.
Татарстан Республикасының яхшы инвестицион климатын формалаштыру, халыкара дәрәҗәдә регионның инвестицион мөмкинлекләрен алга таба мавыктыруына яшьләрне җәлеп итү инициативасы белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Бөтендөнья икътисади форумының Глобаль шейперлар берләшмәсе чыкты. Регионның яхшы инвестицион климатын формалаштыруда һәм бизнес өлкәдә булган халыкара проектларда катнашу өчен яшьләр группаларын формалаштыруга юнәлгән программасын, шулай ук, Татарстан Республикасының Яшьләр, спорт һәм туризм буенча министрлыгы һәм Яшьләр дипломатиясе академиясе якладылар.
Компаниянең башлап җибәрүдән «Invest in Tatarstan» Youth Ambassadors»та катнашуга 50 дән артык кеше мөрәҗәгать итте. Яшьләр Казан, Яр Чаллы, Тольятти, Самара, Выборг, Стерлитамак шәһәреннән килделәр. Беренче турда 50 кешедән 36 кеше сайланды, алар Агентлыкка сөйләшүләргә чакырылды.
Яшь илчеләр катнаша алган иң якын чара булып «Invest In Tatarstan» Халыкара кышкы форумы булып тора. Яшь илчеләр бүгенге тренинг барышында Татартан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының Инвестицион алга таба җәлеп итү бүлеге рәисе Вайет Форд һәм Глобаль шейперлар берләшмәсенә нигез салучы Дильбар Садыкова белән форум кысаларында үзенең эшчәнлек юнәлешләре буенча уртаклаштылар. «Invest In Tatarstan» илчеләре форумның пленар сессиясендә, түгәрәк өстәлләрдә һәм В2В очрашуларында катнашачак.
«Invest In Tatarstan» яшь илчеләренә, шулай ук, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы эшчәнлеге юнәлешләре, инвестицияләрнең приоритетлы өлкәләре, регионда эшли торган чит ил компанияләр, “СМАРТ Сити Казан” проекты һәм “Зур Казан” концепциясе тәкъдим ителде.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте