«Invest in Tatarstan» II Халыкара кышкы форумының икенче көне барышында Кама индустриаль паркы территориясендә Кытай суыткычларын җитештерүен урнаштыру турында килештеләр. Килешүгә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Коллегиясе кысаларында кул куелды.
Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән үткән килешүгә кул кую церемониясе башында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов Haier компаниясен Татарстан Республикасы территориясенә җәлеп итү кысалырында эшләнгән эшне билгеләде. Haier компаниясен Татарстанда урнаштыру буенча сөйләшүләр соңгы ике ел эчендә үтте. Агентлык җитәкчесе сүзләре буенча, проектка инвестицияләр күләме 2 млрд.сум тәшкил итә.
ААҖ КИП «Мастер» ягыннан килешүгә Генераль директор Максим Стеблов, Haier ягыннан – Финанслар департаменты рәисе Шао Юнфен кул куйды.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте