Кул кую церемонияләре Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков катнашуы белән тантаналы кичке аш кысаларында үтте.
«Казан» Халыкара аэропорты һәм Radiance Hospitality Group Сингапур компаниясе арасында үзара аңлашу меморандумы. Үзенең имзаларын документ астында аэропортның Генераль директоры Алексей Старостин һәм «Корпорация Рэдианс Казан» компаниясе Генераль директоры Лим Шу Цзянь куйдылар.
Хезмәттәшлек «Казан» Халыкара аэропорты һәм кунакханә-офис үзәгенең эшчәнлеге сораулары буенча алып барылачак. Кунакханә-офис үзәге - Radiance Hospitality Group компаниясенең Россиядә беренче объекты булып тора. Ул «СМАРТ Сити Казан» Халыкара инвестицион технополисы территориясендә төзеләчәк.
«СМАРТ Сити Казан» мәйданы янында булачак «Казан» Халыкара аэропорты бүген елга 2 млн. пассажир кабул итә. 2020 елга анда 5 млн. кеше үтүе планлаштырыла.
Меморандум кысаларында, «СМАРТ Сити Казан» җәмгыяви-эш үзәгендә урнашачак кунакханә-офис үзәге «Казан» Халыкара аэропортының пассажирлар агымын яхшы офислар һәм бүлмәләр белән тәэмин итәчәк, шулай ук, халыкара дәрәҗәле эш һәм күргәзмә чараларын үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
«СМАРТ Сити Казан»ның «Казан» Халыкара аэропорты белән якын урнашуы проектның аэротрополис (аэропорт белән бәйләнгән шәһәр) рәвешендә булуын билгели.
«СМАРТ Сити Казан» беренче объектын проектлы финанслау сораулары буенча хезмәттәшлек турында меморандумга Radiance Hospitality Group компаниясе һәм Россия Сбербанкының «Татарстан Банкы» бүлеге вәкилләре кул куйдылар. Документ астына имзаларын Лим Шу Цзянь һәм Россия Сбербанкының «Татарстан Банкы» бүлеге рәисе урынбасары Марьям Давлетшина куйдылар.
Искә төшерик, Radiance Hospitality Group компаниясенең инвестицион килешүе буенча компания «СМАРТ Сити Казан» территориясендә өч объектын төзәчәк: кунакханә-офис үзәге, Кунакчыллык һәм менеджмент Университеты һәм апарт-отель. Әлеге инвестицион килешүгә 2013 елның октябрендә Россия һәм БДБ илләренең V Халыкара икътисади саммиты (KazanSummit 2013) кысаларында кул куелды. Компания төзелешкә 180 млн. АКШ доллар инвестицияләчәк. Кунакханә-офис үзәгенең төзелеше бу елда башланачак.
«Безнең өчен «СМАРТ Сити Казан» инновацион проектын тормышка ашыруда катнашырга кызык», - дип Марьям Давлетшина билгеләде.
Тагын бер үзара аңлашу меморандумына кул кую Radiance Hospitality Group һәм ААҖ «Роял Тайм Групп» арасында үтте. Үзенең имзаларын документ астына ААҖ «Роял Тайм Групп» Генераль директоры Рашид Таймасов һәм «Корпорация Радианс Казан» компаниясе Генераль директоры Лим Шу Цзянь куйдылар.
ААҖ «Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе» һәм «Virgin Connect» компаниясе арасында килешү «Invest in Tatarstan – 2014» II Халыкара кышкы форумы эшенең беренче көне кысаларында булдырылды. «СМАРТ Сити Казан» территориясендә аралашу инфраструктурасын үстерү турында сораулар буенча протокол астына имзаларын Татарстан Республикасының үсеш корпорациясе Генераль директоры Булат Гаянов һәм Федераль клиентларга сату буенча директор Мария Рожнова куйдылар.
Татарстан Республикасының яңа инвестицион мәйданы кысаларында Virgin Connect компаниясе «акыллы» шәһәрнең телекоммуникацион инфраструктурасын булдыруда катнашачак. Компания планнары буенча күпфункциональле аралашу үзәге булдырылачак һәм ул Россия Федерациясе территориясендә Virgin компаниясенең милли элемтәсе структурасына керәчәк. Шулай ук, «СМАРТ Сити Казан» территориясендә клиентларны хезмәт белән тәэмин итү өчен локаль операцион офис оештыруы планлаштырыла.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте